Уби һәм Иске Кәкерле авыл җирлекләре башлыклары яңа “Шевроле-Нива”да җилдерәчәк

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Уби һәм Иске Кәкерле  авыл җирлекләре башлыклары Алексей Ярухин һәм Сәхаутдин Хөсәенов  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан “Шевроле-Нива” автомашиналарына ачкыч алдылар. 

Алар республиканың муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурсның җиңүчеләре.

Муниципаль берәмлекләр арасында барган смотр-конкурс республика муниципаль берәмлекләре  эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү ниятендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан 2011елдан бирле үткәрелә. Быелгы конкурста җиңү яулаган муниципаль берәмлекләргә  93 машина ачкычы тапшырылды.


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International