Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Энгель ФӘТТАХОВ: “Балалар дөньяга бертөрле булып туа, әмма сәләтләрен вакытында күрә белү кирәк”
2014 елның 29 августы, җомга
Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы сайтында айдан айга мәктәпләрдәге белем бирү дәрәҗәсе анализлана, районнарның рейтингы төзелә. Әлеге рейтингка күз салганда, безнең район мәгариф системасына эшчәнлекне яхшырту өчен бик тырышып эшләргә кирәклеге күренә.
Чүпрәле мөгаллимнәренең район мәдәният йортында узган чираттагы август киңәшмәсе дә быел “Чүпрәле районы белем бирү системасының төп үсеш юллары: нәтиҗәләр һәм перспективалар” темасы астында узды. Киңәшмә эшендә республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков катнашты.
Нәтиҗәләр. Бурычлар.
Киңәшмә традиция буенча, мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган ветеран-мөгаллимнәрне һәм әлеге эшчәнлек юлына яңа гына аяк баскан яшь белгечләрне хөрмәтләү белән башланып китте. Югары уку йортларын тәмамлап, быел район мәктәпләренә 6 яшь укытучы кайткан. Алар татар теле һәм әдәбияты, математика, рус теле һәм әдәбияты, технология фәннәре буенча белем бирәчәк.
Быел, кызганычка каршы, Чүпрәленең сигез укучысы урта белем турындагы аттестатсыз калды–БДИ тапшыра алмады. Билгеле монда, быелгы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру кагыйдәләренең катгыйләнүе дә үзенең ролен уйнамый калмагандыр. Күп укучылар имтиханга металл эзләгечләр аша кереп, видеокүзәтүләр астында утыруны психологик яктан төрлечә кичергәндер. Ни генә булмасын, нәтиҗә күз алдында. Инде хәзер шушы кимчелекләрне бетерү, киләчәктә белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Әлеге хакта район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов үзенең чыгышында катгый таләп-ләр куйды.
Ул 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре, 2014-2015 нче яңа уку елына бурычлар, мәктәпләрдә туган тел укытудагы проблемалар, сәләтле укучылар белән эшләү алымнары, балалар бакчаларында яңа программалар буенча эшне оештыру, укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы инновацион технологияләрне куллану юнәлешләренә, укытучыларның эшен стимуллаштыру буенча республика тарафыннан эшләп килүче күп төрле грант программаларына да тукталды.
Чүпрәле районы мәктәпләренең дә Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча рейтингы төзелгән иде. Анда беренче бишлекне Городище, 1 номерлы Иске Чүпрәле, Хорновар-Шигали, Зур Чынлы, Иске Шәйморза урта мәктәпләре биләсә, соңгы урыннарда Иске Кәкерле, Марс, Алешкин-Саплык, Кече Чынлы урта мәктәпләре тора.
Мөмкинлекләр күп
Быел укучыларның күбесе өчәр фәннән, ә бер укучы хәтта җиде фәннән БДИ тапшырган. Район мәгариф бүлеге начальнигы һәр мәктәпнең имтиханнарны тапшыру нәтиҗәләре, укучыларның баллар күрсәткечләре санап, мисаллар китерде.
–Шулай да, район мәгариф өлкәсендә уңай динамика да юк түгел. Рус теле буенча быел бер укучы 98 балл җыйды. Моннан чыгып, кайда, нәрсә эшләп җиткермәвебез хакында уйланырга җирлек бар. Укучыларның иҗади яктан актив үсеш алуын, заманча инновацион эшчәнлеккә яраклы булуларын тәэмин итәргә кирәк,- диде Марс Хәлиуллов.
Район мәгариф бүлеге начальнигы олимпиада күрсәткечләре, укытучыларның, укучыларның, мәктәпләрнең төрле конкурслардагы уңышлары хакында да сөйләп үтте.
–Бүген мәгариф өлкәсе күпсанлы үзгәрешләр кичерә, яңа проектлар, программалар, укыту алымнары кабул ителә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан мәгариф өлкәсен үстерү, уңайлы шартлар булдыру өчен программалар кабул ителә, төзелешләр эшләнә: мәктәпләргә ремонтлар ясала, балалар бакчалары төзелә, алар барысы да инновацион җиһазлар белән баетыла. Шундый шартларда да Чүпрәле районының мәгариф күрсәткечләре буенча республикада 44 урынны биләве бер дә куандырмый. Бүгенге мөгаллимнең мөмкинлекләре бик югары. Шуңа да беренчел бурыч–шушы заманча таләпләргә җавап кайтару, нәтиҗәсен булдыру тора. Укучы аттестатсыз кала икән, монда сүзнең нәрсә турында барганлыгы һәммә кешегә дә ачык. Һәр бала дөньяга бертөрле булып туа, вакытында аның мөмкинлекләрен күреп ала белү таләп ителә. Белем сыйфатында көндәшлеккә сәләтле булу мөһим, ул баланың авыл яки шәһәр мәктәбендә укуына карамый. Балалар бакчаларыннан алып югары белемгә кадәр тулы система булырга тиеш,-диде Энгель Фәттахов та.
Һәр район үз белем бирү системасын булдырырга тиеш. Әлеге уңайдан база мәктәпләре оештырырга, укыту алымнарын үзгәртергә, элеккедән калган традицияләргә, бөек педагогларыбызның методикаларына таянырга киңәш итте министр. Ул, шулай ук, мәктәпләрдә телләр өйрәтү юнәлешенә игътибарны арттыру бурычы куелачак, дип белдерде.
–Бала берничә телне белсә, моңа бер генә ата-ана да каршы булмый. Укучы мәктәпне тәмамлап чыкканда өч-дүрт тел белергә тиеш. Ике дәүләт: татар һәм рус теле, инглиз һәм тагын бер туган тел. Әйтик, Чүпрәледә ул чуваш теле. Быелдан башлап, 1 сыйныф укучылары да инглиз телен өйрәнә башлаячак. Милли мәгариф эше буенча да тәнкыйть сүзләрен белдерде министр.
–Чүпрәле күп кенә бөек шәхесләр биргән төбәк. Татар теле буенча үткәрелүче олимпиада күрсәткечләренең нәтиҗәсез булуы, бик аяныч. Милли мәгарифнең өстенлекле эш юнәлеше булырга тиеш,- диде ул.
Энгель Фәттахов агымдагы елда мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, мөгаллимнәрнең аттестация узу тәртибе электрон система аша булачагы, республикада ресурс үзәкләре ачу, мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш буенча эшчәнлекне арттыру турында да сөйләде.
–Нинди генә үзгәрешләр булмасын, нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, укыту-тәрбия процессының төп көче булып, укытучылар калачак. Сезгә хезмәтегездә уңышлар, исәнлек телим,-дип яңа уку елы уңаеннан котлау сүзләрен дә ирештерде.
Киләчәкне күзаллап
–Бүген районда һәрбер өлкәдә кадрлар кытлыгы бар. Чүпрәле авыл хуҗалыгы районы булып исәпләнә, ә андагы белгечләрнең уртача яше 50 өстендә. Быел районга 11 яңа белгеч кайтты, тик аның берсе дә авыл хуҗалыгына түгел. Яшь кадрларны әзерләү, аларны бирегә кайтару турында сүз алып барабыз. Ә мәктәптә 11 ел буе укып та аттестатсыз калган укучы белән ни эшләргә? Районның киләчәктә үсеше нинди булачак? Бу турыда барыбыз да уйланырга тиеш, укытучының төп вазифасы да киләчәк кешесен тәрбияләү,-диде район башлыгы Александр Шадриков.
Ул район мәгарифендә уңышларга ирешерлек потенциал барлыгына, бары аны эштә куллана белергә генә кирәклегенә, шулай ук, югары уку йортлары белән килешү нигезендә эшчәнлек алып баруны киңәйтүгә басым ясады.
Чара ахырында югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән укытучыларга, төрле грантлар буенча җиңү яулаган мәктәпләргә дәүләт һәм район башлыгының бүләкләре тапшырылды.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз