“Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “ТрансПорт” җәмгыяте район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыюны төгәлләделәр. Әйтергә кирәк, әлеге хуҗалыкларда уңыш та ярыйсы гына чыкты. “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында һәр гектардан чыккан уртача уңыш 27,4 центнерны, “ТрансПорт” җәмгыятендә 27,0 центнерны тәшкил итте.
Шул ук вакытта, районда киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дә алып барыла. 28 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 6407 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән.