Беренчеләрдән булып республика наркологик диспансеры белгечләре наркоман-укучылар табылган уку йортларының ишеген шакыячак.
- Укучы тест узудан баш тарткан очракта, бу мәсьәлә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы оператив штабта каралачак. Сөенечкә, соңгы алты елда баш тартучылар булмады, - ди балалар наркологиясе буенча наркологик диспансерның баш табиб урынбасары Степан Криницкий.