Чүпрәледә республика һәм район оешу көне уңаеннан чаралар узачак

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Быел Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле муниципаль районы оешу көне уңаеннан бәйрәм чараларын үткәрү 28 августка билгеләнде.

Бу көнне Кече Чынлы һәм Алешкин-Саплык авылларында  яңа спорт мәйданчыкларының тантаналы ачылышы булачак. Авыл җирлекләрендә тигез, тату гомер кичерүче, хөрмәткә ия гаилә парлары “Ачык һава астындагы” музейда район башлыгы Александр Шадриков белән очрашуда катнашачак. Сәйфихан Нәфиев урамы буенча  урнашкан Чыгарылышлылар паркында яңа скульптураның тантаналы ачылышы булачак. Кичке якта исә район мәдәният йортында райондашларыбыз игътибарына бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International