Татар, Алешкин-Саплыгы авылындагы әти-әниләр балаларын моңарчы мәдәният йортының бер почмагында урнашкан бүлмәгә йөртеп торырга мәҗбүр иделәр. Ниһаять, аларның да хыяллары тормышка ашты–балалары бүгеннән яңа балалар бакчасына йөри башлады. 50 баланы сыендырачак бинада музыка-спорт залы, логопед, методика һәм медицина, аш әзерләү һәм кер юу бүлмәсе бар. Бакча территориясендә уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык ясалган.
–Республиканың киләчәге балаларның нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле, шуңа да соңгы елларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан күп төрле эшләр алып барыла. Быел гына да республикада 56 яңа мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе ачылачак,- диде Энгель Фәттахов.
Район башлыгы Александр Шадриков үз чыгышында районда алып барылган төзелешләрдән иң шатландырганы шушы–балалар өчен төзелгән биналар булуын әйтте. –Чөнки бала шатлыгы самими, аларга мондый йортлар бүләк итүебез–киләчәк өчен кайгыртубыз,-диде ул.
Энгель Фәттахов һәм Александр Шадриков укытучыларның август киңәшмәсендә дә катнаштылар.