Ял иткәндә туган телне өйрәнәләр

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Бүген “Милләтебез хәзинәләре” лагеренең быелгы сменасы төгәлләнә. “Милләтебез хәзинәләре” лагеры татар егет һәм кызлары арасында иң популяр ял итү урыннарының берсе булып санала. Биредә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балалар җыела. Туган телләрен тирәнтенрәк өйрәнү, милли мохитны тоемлау өчен килә алар бирегә.
Быел Татарстаннан да килүчеләр юк түгел икән. Барлыгы 161 бала 14 көн дәвамында (13-26 август) тел, тарих, көрәш, татар ашлары, ди-джейлык, бию серләре буенча иҗат остаханәләрендә белем туплады, Казанның истәлекле урыннарына экскурсияләргә барды, төрле флэшмоблар оештырды.
Ундүрт көн дәвамында тел өйрәнергә мөмкин түгел диючеләр дә булыр. Әмма проект авторларының максаты - һәр балада туган телгә карата ихтирам һәм кызыксыну уяту. “Әлбәттә, моңарчы туган телен белмәгәннәрне ике атна эчендә генә өйрәтә алмыйбыз. Араларында катнаш никахтан туган балалар да бар. Әмма алар да татар мохитендә 24 сәгать дәвамында торгач, телне чамалый башлый. Безнең максатыбыз - читтәгеләрне Татарстан республикасы белән таныштыру, төрле җирдән җыелган яшьтәшләре, милләттәшләре белән дуслаштыру”, - ди “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.
Бирегә җыелган балалар төрле, ләкин аларның һәрберсе шәхес булырга омтыла. Кайберәүләрне чал тарих, ә берәүләрен журналист һөнәре кызыксындырса, бию музыка, хәттә татар ашларын пешерергә өйрәнергә теләүчеләр дә җитәрлек. Һәр бала үзенең күңеленә якын шөгыль таба. Ә аларга үзләре кебек үк дәрте ташып торган әйдаманнар ярдәм итә. “Милләтебез хәзинәләрендә 13 әйдаман эшли. Араларында авылда имам булып торучы егет тә бар. Россиянең төрле почмакларыннан килгән балалалар ислам әхлагын да белергә тиеш бит.
Гомумән, биредә балалар психологиясен оста белүчеләр эшли дисәк, ялгыш булмас. Һәр әйдаманның үз методик алымнары да булдырылган. Татарда олыны-олы, кечене кече итә бел дигән гыйбарәне өлге итеп алганнар. Замана балалары, җитмәсә, төрле тәрбия алган нарасыйларны бер йодрыкка туплап тоту җиңел дә түгелдер.
Айсылу Насырова татар балалары белән уртак телне тиз тапкан. “Смена эшли башлаганда төрле хәлләр булгалый. Әти-әниләрен сагынып елаучылар да очрый. Ә инде безнең иҗади атмосферага бер кереп киткәч, өйдәгеләр онытыла, балалар өчен бөтенләй башка дөнья ачыла. Тырышып-тырышып “Милләт хәбәрчеләре” дигән стена газетасын да эшлиләр, бер-берләреннән эңгәмәләр оештырлалар”, - ди әйдаман.
Гөлнара Хөснетдинова “Миләтебез хәзинәләре” лагерына өченче ел килә икән инде. Аны Новосибирск каласыннан 36 сәгатьлек юл да куркытмый. “Поездга кереп утыруга, күңелем белән мин инде Татарстанда. Монда нәкъ мин теләгән колорит бар. Дуслар таптым. Аннан татар телен үзебездә бик үк өйрәнеп тә булмый, ә биредә мин рәхәтләнеп туган телемне өйрәнәм. Новосибирскига кайткач әле миннән башка туганнарым да өйрәнә. Минем туган ягымда татар автономиясе эшләп килә. Анда еш булам, эшчәнлегендә катнашам. Музыка, бию минем канымда. Ә лагерьда милли биюләр, милли җырларны өйрәтеп кенә калмыйлар, аларның һәрберсенең асылына төшәргә ярдәм итәләр. Туган телебезне һәм мәдәниятебезне өйрәткәннәре өчен лагерьдагы абый-апаларга рәхмәт кенә әйтәсе килә. Җитмәсә, мин лагерь аша татар балаларының лидер мәктәбенә дә бардым. Анысы инде бөтенләй икенче дөнья. Анда олыларча фикер йөртергә, һәр гамәлең өчен җавап бирергә, тормышта кирәкле сыйфатларга өйрәнәсең”, - дип күңелендәге шатлык хисләре белән уртаклашты Гөлнара Хөснетдинова.
Ә Резидә Сабитова - Казан кызы, ул “Милләтебез хәзинәләре”ндә әле беренче ел гына ял итә. “Минем күп лагерьларда ял иткәнем булды. Биредә көнебез башка ял урыннарыннан аермалы чараларга бай үтә. Ял программасы тыгыз эшләнгән. Безнең бер минут та тик торганыбыз юк. Башка лагерьларда уза торган балалык шуклыкларына да вакыт калмый хәтта. Хәер, монда андый мәзәк хәлләрне аңламаслар иде дә. Һәркем үзен төрле яктан ача ала. Төрледән-төрле мастер-классларга йөрибез, конкурсларда катнашабыз - төрле ярышлар отрядтагыларны якынайта бит ул. Кичләрен һәр кеше көнен ничек уздырганы турында сөйли. 14 көн сизелми дә узып китте. Ә дуслардан аерыласы һич кенә дә килми. Җитәкчебез Рәфис абыйны да сагынырбыз инде”, - дип сөйләде безгә Резидә Сабитова.
Үзәк җитәкчесе икенче елга тагы бер өстәмә смена эшләргә ниятләп торуларын җиткерде. Бер сменага “Милли хәзинәләр”дә ял итмәгәннәрне тупласалар, икенчесенә моңарчы милли рух белән рухланып китүчеләрне җыячаклар. Чөнки аларның дуслары белән очрашасы, уртаклашасы фикерләре күп бит.

Мөршидә КЫЯМОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International