Мөселман фестивале яисә Татарстан киносы үсәргә талпына

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Башкалабыз Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә Х халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Шушы җиде көн эчендә 50 фильм карарга мөмкин булачак. Әхлак, гуманизм, сабырлык, гомум кешелек кыйммәтләрен алга сөрүче фильмнарны үз эченә туплаган проект, гади халык телендә “хәләл кино” дигән исем яуларга өлгкерде.

Юбилей елында фестиваль программасы шактый бай. Быелгы фестивальгә дөньяның 50 артык иленнән 500дән артык гариза кабул ителгән иде. Казан кинофорумында беренче тапкыр Аргентина, Бразилия һәм Португалиядән дә катнашырга теләк белдерүчеләр булды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина белдергәнчә, фестивальдә катнаша торган әсәрләрнең 90 проценты моңарчы бер экраннан да күрсәтелмәгән хезмәтләр икән. Шулай ук конкурсантлар арасында дөньякүләм форумнарда призлы урыннар яулаганнары бар. “Форумда беренче тапкыр катнашучы Бразилия киносы конкурс программасына да кабул ителде. Гомумән, оештыру комитеты юбилей чарасына 56 илдән 500дән артык гариза кабул итте. Шуларның 20 илдән булган 50се конкурс программасында урын алды”, - ди Гүзәл ханым.

Күңелне тырнап торганы шул, Татарстанда төпләнеп калган мөселман киносы фестивале татар телле фильмнар белән моңарчы да әллә ни сөендермәгән иде. Юбилей елында да үз телебездәге картиналар юк! Бары тик Гүзәл Нигъматуллинадан “фильмнарда титрларны татарча эшләрбез” дигәнрәк фикер генә яңгырап узды.

Әмма кино белгечләре фикеренчә, Татарстанда кино сәнгате шактый үсеш кичерә. Быелгы проектның бөтен номинациясендә диярлек республикабыз картиналары катнаша. Әйтик, билгеле язучы Илдар Абузәровның әсәренә нигезләнеп режиссер Салават Юзеев төшергән “Корбан-роман” фильмына зур өметләр баглана.

Юбилей фестивалендә алдагы елларда җиңү яулаган картиналарны да күрсәтергә ниятлиләр. Шулай ук чарада төрле елларда жюри рәисе булган кино белгечләрен дә күрергә мөмкин булачак. Ел саен кинофорумның жюри төркемен мөхтәрәм затлар җитәкләде. Быел исә танылган төрекмән кинорежиссеры Ходжакули Нарлиев эшләргә теләк белдергән. Елдагыча кинофорум быел да йолдызларсыз узмас дип көтелә. Татарстан режиссерлары өчен дөньякүләм танылу яулаган тәнкыйтьчеләр, галимнәр, үз эшенең осталары белән мастер-класслар оештырылачак. Алар безнең режиссерларга үз тәҗрибәләрен өйрәтәчәк.

Фестиваль символы булган статуэткалар 10 номинация буенча иң-иңнәргә каралган - Иң яхшы фильм, Иң яхшы режиссер, Иң яхшы сценарий, Иң яхшы оператор эше, Иң яхшы хатын-кыз һәм ир ат рольләре, Иң яхшы кыскаметражлы нәфис фильм, Иң яхшы анимацион фильм, Иң яхшы тулыметражлы документаль фильм, Иң яхшы кыскаметражлы документаль фильм. Шулай ук кинофорумда махсус призлар да каралган, Татарстан Президентының, ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасының, Россия кинобелгечләре һәм тәнкыйтьчеләре гильдиясенең һәм башкаларның бүләкләре дә лаеклылар кулына тапшырылачак.

Төп конкурс программасыннан тыш фестиваль барышында параллель рәвештә конкурска кермәгән фильмнар да тәкъдим ителәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел яшьләр аудиториясенә аерым басым ясала. Яшьләр өчен «Молодые Шорт'ы» дип аталган секциядә төрле илләрдә яшь режиссерлар тарафыннан төшерелгән кыскаметражлы фильмнарны тамаша кылырга чакыралар. Аларны «Мир» кинотеатрында бушлай карарга мөмкин булачак, дип ышандыра кинофорум җитәкчеләре.

- Яшь тамашачылар белән эшләү – кинофорумны җәелдерүдә мөһим роль уйный, - дип билгели фестивальнең башкаручы директоры Марат Дәүләтов. - Башлыча фестиваль үз традицияләләренә тугры кала. Әмма шулай да, яшьләр аудиториясенә күбрәк басым ясалачак. Беренче тапкыр кино-workshop узачак. Яшьләрне сыйфатлы, акыллы киноларга авызландырырга исәп тотабыз.

Исегезгә төшереп узабыз, Казан Х Халыкара мөселман киносы фестивале 5-11 сентябрь көннәрендә узачак. Унынчы кинофорум Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында, «Родина», «Киномечта», «Киномакс», «Мир» һ.б кинотеатрларында оештырылыр дип көтелә.

Мөршидә КЫЯМОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International