Мал китә, чире кала

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Кукмара районының Өлге авылында түләмә (сибирская язва) инфекциясен йоктырган кешенең якыннарына һәм аңа медицина ярдәме күрсәтүчеләргә куркыныч чир иярмәгән. Авылның башка кешеләрендә дә авыру билгеләре табылмаган. Өлге карантиннан узган атнада чыкты.

Бәла – аяк астында, диләр. Үзәк һәм Көнбатыш Африка илләрендә Эбола бизгәгеннән – кешеләр, Италия һәм Грециядә блутанг инфекциясеннән – мөгезле терлек һәм дөяләр, ә Россиядә Африка чумасыннан дуңгызлар кырылган соңгы айда, бу авырулар безгә дә үтеп керә күрмәсен дип ут йоткан Татарстан чак кына үзе дә афәт чыганагына әверелмәде. Борынгыдан аяусызлыгы белән билгеле түләмәнең республикада инде 10 еллап «баш калкытканы» юк иде. Һәм менә сискәндергеч бу хәл техник һәм технологик яктан алга киткән заманда да уяулыкны югалтырга ярамаганлыгын искә төшерде. Түләмәдән һәлак булган терлекләр күмелгән урыннар, гомумән, үләт базларының торышына һәм ветеринария кануннары үтәлешенә игътибарны арттырды.

Бәхеткә, әлегә бәладән котылып калдык кебек. 5 августта Кукмара район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән 49 яшьлек Фәнил Габдуллин Казанның клиник инфекция хастаханәсендә дәвалануын дәвам итә. Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, авыру ир хастаханәгә кереп яткан көннән аның даирәсендәге кешеләр 8 көн дәвамында медицина күзәтүе астында торган, чөнки инфекция йога калса, организмны ул нәкъ шушы вакыт эчендә зарарлый икән. Гадәттә, температура күтәрелә, инфекция тәндәге яра аша эләккән очракта, шул урында зур чуан чыга. Авылдашына мал чалырга ярдәм иткәндә кулына ялгыш үткен пычак тиеп киткән Өлге агаеның да тугызынчы көнне хәле авырая башлаган. Шуңа күрә белгечләр ул аралашкан кешеләрнең көнгә ике тапкыр температурасын үлчәп, тән тиресен күздән кичергән. Кукмара Үзәк район хастаханәсенең 16 медицина хезмәткәре дә дәвалану курсы узган. Табиблар Өлге авылындагы һәр йортка кереп, барлыгы 338 кешене карап-тикшереп чыккан: беркемдә дә шик уятырлык билгеләр табылмаган.

Авырудан алынган инфекция материаллары исә өйрәнү өчен Сарытауга – «Микроб» Россия йогышлы авыруларга каршы көрәш фәнни-тикшеренү институтына җибәрелгән.

Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты Указы нигезендә Өлге авылына унбиш көнлек карантин кертелгән иде. Бу вакытта авылдан хайваннарны, ит продуктларын алып чыгу, гомумән, терлекләрне бер хуҗалыктан икенчесенә күчерү, су эчәргә елга-буа буйларына төшерү, мал чалу, үлгән малның тиресен салдыру кебек гамәлләр тыелды. Чит кешеләргә дә авылга юл ябык иде.

Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре 27 июльдә көтүдән авырып кайткач чалынган сыерның итенә микроскопик, серологик һәм биологик тикшерүләр үткәргәннән соң, анда чыннан да түләмә авыруын китереп чыгаручы инфекцияне ачыклады. Әлеге факт буенча хәзер Россия Тикшерү комитетының Идел буе төбәкара табигатьне саклау тикшерү идарәсе мал хуҗасына карата җинаять эше кузгатты. Ул саксызлык аркасында авыр нәтиҗәләргә китергән ветеринария кагыйдәләрен бозуда гаепләнә. Тикшерү органнары, беренче чиратта, мал хуҗасына ветеринария хезмәтенә хәбәр итеп тормастан, авыру сыерны чалганы өчен дәгъва белдерә. Гомумән, ул бу малны тиешле документлардан башка гына сатып алуы, хуҗалыгындагы яңа терлек хакында ветеринар тикшерү хезмәтенә мәгълүмат җиткермәве һәм сыерга прививкалар ясатмавы белән үк ветеринария законнарын бозган.

Түләмә картая белми

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, үз чиратында, тояклы хайваннарның гына түгел, вакытында табибларга мөрәҗәгать итмәгән очракта, кеше гомеренә дә куркыныч тудырган авыруның таралуына юл куймас өчен саклык чаралары күрүен дәвам итә. Түләмә инфекциясе туфракта йөзләрчә ел саклана ала, хәтта 1 сәгать кайнатуга да түзә.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Евгений Иванов сүзләренчә, бүгенге көндә республика территориясендә үлгән маллар утильләштерелгән 1014 биотермик чокыр, ягъни үләт базы исәпләнелә. Түләмә белән авырган терлекләрнең калдыклары күмелгән урыннар 46 районда урнашкан: аларның теркәлгән саны 1065кә җитә, ләкин 806сының гына ветеринария һәм санитария карточкасы бар.

Закон нигезендә, 2012 елдан үз территорияләрендәге био-чокырлар өчен муниципаль берәмлекләр – авыл һәм шәһәр җирлекләре җаваплы. Аларның торышын Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре елга ике – яз һәм көз айларында тикшерә. Кызганычка, алар анда еш кына төрле җитешсезлекләргә дә юлыга, әйтик, йә үләт базларының киртәләре җимерелгән, йә капкачлары ачык (һ.б.) була.

Татарстанда 2014-2018 елларга исәпләнгән түләмә авыруы таралышын кисәтү буенча чаралар планы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, агымдагы елның маенда расланган иде. Шулай да Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре фикеренчә, республикада түләмә белән зарарланган терлек калдыклары күмелгән урыннарның барысын да ачыклау бик авыр эш. Чөнки әлеге чирне йоктыру очраклары инде бик сирәк күзәтелә, ә элек халыкның авыру терлек калдыкларын көлгә әйләндерерлек крематорийлары булмаган, учак ягып яндырсалар да, сөяк һәм башка калдыклар калган, аларны җиргә күмгәннәр, вакытлар узган саен андый каберлекләрнең төгәл урыны онытылган. Утка-суга чыдам инфекция исә туфракка сеңгән. Аны күсе-тычканнар, кыргый хайваннар җир өстенә чыгарып, тирә-юньгә таратырга мөмкин. Белгечләрдә бүген бигрәк тә Татарстанның Алабуга, Балтач һәм Чирмешән районнарындагы түләмә каберлекләренең санитар сакланышы борчу уята.

Ветеринар-санитар таләпләр буенча, үләт базлары торак пунктлардан, мал-туар көтүлекләреннән һәм юллардан кимендә 1 чакрым ераклыкта урнашырга тиеш. Аның тирәнлеге 10 метрдан да ким булмавы, авызы ике катлы бетон капкач белән ябылуы шарт. Моннан тыш, базны 2 метр биеклегендәге, кереп-чыгып йөрмәслек койма белән уратып алырга, өстенә түбә корып куярга кирәк. Шулай ук биредә үләт базы урнашуын кисәтүче белдерү элү дә мәҗбүри. Җимерелүенә юл куймас өчен, аларны һәрвакыт карап-тикшереп тору эше муниципаль хакимиятләргә йөкләнгән.

Лилия ГАДЕЛШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International