Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Туфан Миңнуллин: Елама, көрәш!
2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Бүген – татарның танылган драматургы, үзе исән чагында ук классик язучыга әверелгән Туфан Миңнуллинның туган көне. Әгәр исән булса, Туфан абый бүген үз тирәсенә якыннарын җыеп, 79 яшьлеген бәйрәм итәр иде.
Хәер, бәйрәмнәргә исе китми иде бугай аның, ул гел эш атын хәтерләтә иде. Дәүләт эшләреннән тыш, җәмәгать эшләрендә дә гаять актив катнашты, халык арасында булды. Шуңадырмы, аның үлемсез әсәрләре зал тутырып халык җыюын дәвам итә.
Әсәрләре ничәмә еллар сәхнә тоткан, халык телендә “туры Туфан” дигән исем казанган, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай бүләге иясе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин һәрвакыт арабызда шикелле. Аның яшьләргә әйтә торган киңәшләре әле һаман колакта яңгырый.
Intertat.ru әдипнең кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова белән әңгәмә уздырган иде. Әлеге материалны укучыларыбыз игътибарына кабат тәкъдим итәбез. Сөйләшүебез иҗат һәм драматургия турында гына түгел иде...
- Туфан абыйның языла торган, бәлкем язылып беткән, әле халыкка чыкмаган әсәрләре бармы, булса аларны нинди язмыш көтә?
- Әтинең иҗат итү стиле бик кызыклы иде бит. Ул берьюлы берничә әсәр яза. Мәсәлән, “Әлдермештән Әлмәндәр”не язган вакытта, параллель рәвештә берничә әсәр язды. “Ай булмаса, йолдыз бар” һ.б. Берничә театрда аның пьесалары куелып бара иде. Башкортстандагы театрлар белән дә бик актив эшләде. Олыгайгач, тизлеге кимесә дә, шул ук эш алымы калды. Соңгы елларда публицистиканы күп яза башлаган иде. “Кызыл тышлы дәфтәрләр” - алар башта ничектер көндәлек, шәхси әйбер сымак башланып киткән иде, аннан соң үзенә күрә бер публицистик жанр формасына керде. “Миңһаҗ маҗаралары”н кызыксынып язды.
Язган әсәрләре бөтенесе диярлек басыла килде. Аның әйберләрен бастырырга көтеп торалар иде бит. Басылмаган әсәрләреннән Фәүзия Бәйрәмова турындагы мәкаләсен дә Рафик Юныска ышандырган булган. Аны әти вафатыннан соң аларга тапшырдым. Әтинең “Үзгәрү” дигән әсәре шактый күләмле язылган, әмма ахыры төгәлләнмәгән. Шул формада ул да “Казан утлары”нда дөнья күрде. Рәхмәт, кайсы редакцияләргә мөрәҗәгать итсәм дә, кире какмадылар. Әтинең өч “Кызыл тышлы дәфтәре” - алар соңгы “Кызыл тышлы” дәфтәрләре. Берсе - өйдә, икесе – бакчада, ике җирдә торды, илһамы кайда килә - ул шунда яза торган иде. Мин аларны Исмәгыйль абый Шәрәфиевка туплап бирдем. Ул язмалары “Татарстан яшьләре” газетасында дөнья күрде.
- Ә бай архивының язмышы ничегрәк булыр икән?
- Бу хакта әти элеккеге партархив, ягъни Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы белән сөйләшеп куйган булган инде. Заманында ул Илдар Юзиев, Рафаэль Мостафин архивын шунда тапшырганда, исән чагында ук, минем архивны да алырсыз, дип ышандырган. Берничә папкасын хәттә “архивка” дип язып, әзерләп тә куйган булган. Өч папка фотолар тапшырдым. Архивны уптым-илаһый бирәсем килми, әле үзем барлап чыгасы иде. Тик әле язуларын актара башлагач, яшьләремә тыгылып елый башлыйм. Бу эшне бераз тынычлангач башкарырмын дип торам.
Әле беркөн миңа язган хатларын таптым. 1975-1977 еллар булдымы икән, Югары әдәби курсларда Мәскәүдә укыганда миңа язган хатлары. Ул вакытта миңа унике-унөч яшьләр тирәсе. “Мин сиңа мораль укымыйм. Башыңны, логикаңны эшләт!” - шундыйрак формада. Бер яктан тәрбияви алымнары чагылган хатлар. Бала чакта укыган хатларның эчтәлеген онытканмын. Ә хәзер укыдым да, шулкадәр олы кешеләр белән сөйләшкән кебек хатлар язганына инандым. Миңа ниндидер эшләр дә кушкан. Шул хатларны кочаклап озак кына елап утырдым...
- Беренче карашка, Туфан абый җитди, кырыс кебек иде, ә сезгә ул нинди мөнәсәбәттә булды?
- Җитди иде инде. Ул миңа гел Әлфия дип дәшә иде. Кырык яшемнән соң гына «кызым» дия башлагач, сәер яңгырады, әлбәттә. Ә кечкенә чагымда язган хатларында кызым дигән. Ул мине яратканын күрсәтмәде, мәсәлән Диләрәне күрсәтеп ярата иде. Аркасыннан сөеп, “минем матур кызым” дип, иркәләү сүзләрен әйтә-әйтә ярата иде. Оныгым Сәйдә белән дә шулайрак, ә минем белән нишләптер төчеләнгәнен хәтерләмим. Сөйләшкән вакытта да җитди темаларга гына кагыла иде. Кайбер вакытларда проблемаларым белән уртаклашканда елап җибәрә торган гадәтем бар, ә ул миңа: “Елама! Көрәш!” дия торган иде. Минем елаганымны җене сөймәде. Әтинең өйдә бер әйбер сөйләшеп, кеше янында башкасын сөйләү холкы булмады. Кешеләр белән нәрсә хакында сөйләшә, шул әйберне үк өйдә дә сөйли. Чын мәгънәсендә милләт, татар мәдәнияте язмышын, театрлар тормышын һәрдаим кайгыртты. Әтнә театрына дәүләт статусы бирелгәч куанганнарын күрсәгез...
- Туфан абыйның нинди пьеса язып утырганын белә идегезме? Яңа гына табадан төшкәннәрен сезгә укыта идеме?
- Пьесасын укыта һәм шундук фикерне сорый. “Әти, тукта, күңелемнән уздырып алгач әйтермен”, - дигәнгә: “Юк, шундук әйт. Шунда ук әйтелгән фикер - иң дөресе”, - дия торган иде. Сөйләшеп-фикер алыша идек, берәр җиренә тәнкыйть әйтсәм, ул инде бәхәсләшеп тә ала, тәнкыйть сүзен ишетүе дә рәхәт булмагандыр. Кемнекен ничектер, гомумән, минем тарафтан тәнкыйтьне кабул итмәде. Көнкүрештән башлап, җитди әйберләргә хәтле тәнкыйтьли башласаң, ул үз гаебен беркайчан да танымады. Бу сүзне оныклары да дәлилли ала. Вакытлар узгач, мин хаклы булганны аңлагач, соңарып кына эшләп куя, ләкин син теге вакыт хаклы булгансың икән, дип әйтми иде.
- Әтиегез белән әниегезнең мөнәсәбәтләрен ничек бәялисез?
- Бу хакта сөйләргә бик яратмыйм. Мөнәсәбәтләре бик үк гади түгел иде. Аларны берләштерүче әйбер сәнгать, театр булды. Шул сыйфатлары бергә тоткандыр да, дип уйлыйм мин. Мәсәлән, спектакль, театрдан кайталар да сәгатьләр буе, төнгә кадәр шул хакта фикер алышалар. Бу яктан фикер уртаклыгы бар иде. Аларны көнкүреш, тормыш берләштермәде. Мин үпкәләп әйткәли дә идем әле, сезгә, гомумән, бала табасы булмаган, дип. Бала – мәшәкать, дигән сүз. Мине тегендә-монда калдырып, бөтен бала чагым кем беләндер калып узып китте. Әни гастрольдә, әти командировкада - икесе ике якка чыгып китәләр. Кемгә ышанып калдыра алалар, шунда кала идем.
- Әлфия апа, Г.Камал театры сәхнәсендә Туфан абыйның тагын нинди спектакльләрен күрергә теләр идегез?
- “Саташу” әсәрен. Аны республика театрлары сәхнәләрендә тамашачы күрде дә инде. Ләкин нишләптер Фәрит Бикчәнтәев куелышында күрәсем килә. Режиссер Фәритнең иҗатын бик яратам. Аны бөтен кеше аңлап та бетерми, чөнки ул бик нечкәлек белән эш итә. Бигрәк тә, Марсель Хәкимович алымнарына өйрәнгән тамашачы һәм тәнкыйтьче аны кайбер мизгелләрдә кабул итеп тә бетерми торгандыр. Ләкин Фәрит Рифкатович - нечкә иҗатчы, төрле нюанслар белән эшли торган кеше. Бөтен куелышны ул төп фикерне ачуга юнәлдерә, эффектларга бик исе китми. “Саташу” - бер яктан көнкүрешкә бәйле, елап карый торган әсәр, шулай да ул әллә ничә катлы пьеса, дияр идем. Анда режиссерга иҗат итәргә иркенлек җитәрлек, дип уйлыйм. Икенчесе исә, “Әлдермештән Әлмәндәр”нең кабат сәхнәгә кайтуын теләр идем. “Зәңгәр шәл” кебек татар драматургиясенең классикасы булырлык әсәр бит ул... Камал театры репертуарын бизәп торса, зыян итмәс иде. Халык яратып, тамашачы туймыйча караячак спектакль ул...
R.S. Туфан абый күп кенә әңгәмәләрендә Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗада утыртылган агач белән горурлануы турында әйтә иде. Кәүсәләре күләгәсендә күпме әсәрләрен иҗат иткәндер мөхтәрәм әдибебез... Туфан аганың тәнен кояш кызуыннан саклаган мәгърүр агачны ни өчендер милли каһарманнарыбыз белән чагыштырасы килә. Югары мөнбәрләрдән газиз халкын яклап, татар дип җан аткан олуг трибун, милләтпәрвәр язучы, мәгърифәтчебезнең рухын рәнҗетмәс өчен халкыбызның алгы сафына басардай, милләтне көйдергеч эсселектән, корыткыч афәтләрдән саклардай узаманнар каламы соң?!
Әңгәмәдәш – Мөршидә КЫЯМОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз