Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Тормыш муллыгы өчен нәтиҗәле хезмәт кирәк
2014 елның 22 августы, җомга
2013 елда районда төбәк продукт җитештерүнең тулаем күләме 4 млрд. 332 млн. сум булган. Ул 2012 ел белән чагыштырганда 9 процентка үскән. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2013 елда 2 млрд. 368 мең сумлык товар җитештергән.
2014 ел Татарстан, шул исәптән Чүпрәле районы өчен дә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңай килмәде. Республика территориясендә берничә еллардан бирле инде корылык хөкем сөрә. Шуңа да карамастан, Чүпрәле районының икътисадын анализлаганда, күп кенә тармакларда үсеш күзәтелә. Гәрчә, безнең район тулаем диярлек авыл хуҗалыгына караса да.
Иң элек, әйдәгез, икътисад сүзен ачыклап китик. Нәрсәне аңлата соң ул һәм нәрсәләрдән туплана? Икътисад –илнең яки башка бер зонаның икътисади системаларыннан торучы феномен; шул региондагы эш хакы, капитал һәм җир ресурслары; җитештерү, сәнәгать, сәүдә, мал һәм сервис хезмәтләренең бүленеше һәм кулланылышы.
Икътисадны билгеләүче төп факторлар булып төбәкнең технологик эволюциясе, тарихы, шулай ук аның географиясе, табигый чыганакларга байлыгы, экологиясе, шул якта яшәүче кешеләрнең җәмгыятьтәге хәле дә тора. Ә хәзер, әйдәгез, шушы төп факторларга кыскача тукталып үтик.
Капитал һәм җир ресурслары турында
Безнең район икътисадының төп өлешен, алда да әйткәнемчә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү били.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 2014 елның 6 аенда 283 млн. сумнан артыграк товар җитештерелгән. Җирле бюджетка керемнәрнең дә арта баруы күзәтелсә дә, районны яшәтү өчен акчаларның күп өлеше республика бюджетыннан бирелә. Соңгы елларда район бюджетына ярыйсы ук зур күләмдә керем кертүче оешмалар да барлыкка килде. Товар җитештерүнең саллы өлеше, мәсәлән, “Борындык элеваторы“, “Цильна“ җәмгыяте кебек эре предприятиеләргә туры килә. Әлеге предприятиеләр елның-елында техник коралланыш кичерә, товар җитештерүдә яңадан-яңа алымнар куллана.
“Борындык элеваторы“нда, мәсәлән, 2014 елның 1нче кварталындагы акча кереме генә дә 478 млн. сумны тәшкил иткән. Әле бу елның-елында кабатланып торучы корылык аркасында бодайның тиешле кондициягә җитмәве шартларында. 1нче кварталда элеватор 12400 тонна он, 22400 тонна катнашазык эшләп чыгарган. “Цильна“ җәмгыятенә районның тулаем авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерелә торган товарның өчтән бере туры килә.
Узган алты айда районда якынча 930 млн. сумлык үзпродукция җитештерелгән. Бу үткән елның шундый чоры белән чагыштырганда 54 процентка артык.
Эшмәкәрлекне ныграк җәелдерү өчен
Икътисад өлкәсендә иң төп күрсәткечләрнең берсе булып җан башына туры килгән акча кереме дә тора. Дөрес, ул бездә мегаполислардагыдан, сәнәгать үзәкләре булган шәһәрләрдәгедән, республикадагы урта күрсәткечтән дә калыша, әмма бу өлкәдә дә уңай якка сизелерлек үзгәрешләр бар. 2013 елда, мәсәлән, җан башына 10293 сум акча кереме туры килсә, 2014нең алты аенда ул, 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 17,5 процентка артып 10800гә якын сумны тәшкил иткән. Җан башына туры килгән ваклап сату күләме дә 23 мең сумнан артып киткән. Халыкка күрсәтелүче түләүле хезмәт суммасы да 27 млн.сумлык булган.
Әлеге саннар артында нәрсә ята соң? Районда җитештерүнең башка яклары да эзләнә, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен барлык төр шартлар тудырыла, димәк. Ни генә дисәк тә, элек, әби-бабаларыбызның, хәтта әти- әниләребезнең төшенә дә кермәгән шартларда яшибез. Теләгән, акчасы булган кешегә йорт җиткезергә дә, үз эшеңне башлап җибәрергә дә мөмкинлекләр бар.
1 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә районда–104 кече эшмәкәрлек предприятиесе, 256 шәхси эшмәкәр, 111 фермер хуҗалыгы теркәлгән. Шәхси эшмәкәрләрнең–15е, фермер хуҗалыгының–8е, кече эшмәкәрлек предприятиесенең 7се узган ярты ел эчендә гамәлгә куелган. Крестьян-фермер хуҗалыклары районның 5000 гектардан артык җирен эшкәртә.
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүнең 41,2 проценты–сәүдә итүгә, 25,5 проценты–авыл хуҗалыгы өлкәсенә, 11,8 проценты–халыкка төрле хезмәт күрсәтүләргә карый. Шулай ук районда үз продукцияләрен җитештерү (34 субъект), транспорт һәм элемтә хезмәте күрсәтү (32 субъект), төзүчелек белән дә шөгыльләнүчеләр бар.
Бу урында үз эшләрен киләчәктә ачып җибәрергә теләгәннәр өчен алып-сатуның инде заманга ярашмавын, үз продукцияңне җитештерү белән шөгыльләнергә кирәклеген дә әйтәсе килә. Бу республика күләмендә дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Соңгы елларда бирелүче грантлар да нәкъ шуны–җитештерү өлкәсен күздә тота. Моңа кадәр сәүдә белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен үзгәртеп корсалар да зыян итмәс. Районда, мәсәлән, җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү аксый. Кафе, барлар юк дәрәҗәсендә. Район яшьләре туй, бәйрәм үткәрү өчен чит өлкәләргә чыгып китәргә мәҗбүр. Элеккечә кайдандыр алып кайтып товар, азык-төлек сату белән шөгыльләнү инде үз-үзен акламый. Икътисад бит ихтыяҗга карата тәкъдим тудыруга нигезләнә (спрос рождает предложение). Акланмаган ихтыяҗлар күп, ә менә тәкъдим итүгә батырчылык итеп алынучылар әлләни күренми.
“Үзәк“ промышленность зонасы чакыра
Район территориясендә (элекке “Россия“ хуҗалыгы базасында) эшмәкәрләргә җитештерү мәйданчыклары да тәкъдим ителә. Юлы, коммуникацияләре булган әлеге мәйданчыкларда цехлар ачып җибәреп, эшмәкәрлекнең төрле юнәлешләре белән шөгыльләнеп була. Моның өчен төрле лизинг-грантлар буенча финанс ярдәме алу быел да гамәлдә.Август аеның икенче яртысыннан план-проектлар кабул ителә башлаячак. Әлеге промзонага килүче резидентлар лизинг килешүенең 50 процент күләмендә финанслануына өмет итә ала. Ягъни җитештерү белән шөгыльләнәчәк проектның ярты суммасы үзеңдә булырга тиеш. Яңа эш башлаучыларга исә лизинг килешүенең 45 проценты күләмендә; эшләрен инде күптән җәелдергән эшмәкәрләргә лизинг килешүе буенча 30 процент күләмендә финанс ярдәме каралган. Гаилә фермасы төзергә теләсәң, я булмаса төзегәнне тагын да үстермәкче булсаң проектыңның 70 проценты финансланачак.
Башлангычларны тормышка ашыруда районның икътисад бүлеге һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Телефон номерлары: 2-26-94, 2-31-51.
Хәзерге вакытка 8 эшмәкәр лизинг-грант программасында катнашырга теләк белдергән.
Хезмәт иткән кеше тиешлесен алырга хаклы
2013 елда районда уртача хезмәт хакы 16133 сумга тәңгәлләшә иде. Ә 2014 елның алты аенда исә ул, 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, 15,5 процентка арткан. Хәзер эшләүче кешеләргә уртача 18306 сум хезмәт хакы туры килә. Билгеле, авыл хуҗалыгы районы өчен бу зур сумма, әмма уртача республика күрсәткече белән чагыштырганда, хезмәт хакын үстерергә кирәклеге күренә. Ә районда уртача хезмәт хакының артуының күп өлеше бюджет сферасына, аерым алганда, мәгариф системасына туры килә.
Пенсиянең уртача күләме дә район буенча уртача 8,5 процентка артып–8646 сумны тәшкил иткән. Бүгенге көндә районда 7718 пенсионер исәпләнә. Аларга бер айда 76 млн. сум күләмендә пенсия таратыла. Бу урында эш бирүчеләр тарафыннан пенсия фондына алты айда 98 млн сумга якын взнос кергәнен, ә пенсиянең 450 млн. сум итеп түләнгәнлеген дә ассызыкларга кирәктер. Димәк, пенсия түләүләренең дә 80 процентка якыны ил бюджетыннан башкарыла.
Район халкын социаль яклау идарәсе тарафыннан 2013 елда авыр тормыш шартларында калган 301 кешегә 1,5 млн.га якын сумлык хезмәт күрсәтелгән. Үткән 6 айда исә гомуми күләмдә 924 мең сумлык ярдәм 172 кешегә бирелгән.
Инвестицион проектлар
Халык телендә “Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән“ дигән гыйбарә бар. Чүпрәле дә шулай ук акрынлап төзелеп бара. Дәүләт программалары ярдәмендә финанслана торган төзелешләрдән тыш, инвестицияләр кертеп, төзелеш эшләрен башлап җибәрүчеләр дә бар. Шундый инвестицияләр кертү бәрабәренә район үзәгендә “Пятерочка +“ кибете ачылган иде. Әле яңарак кына Дзержинский урамында да бер бина калкып чыкты. 5 млн. сумга бәяләнгән әлеге проект белән эшмәкәр Надир Мөшәрәпов шөгыльләнә. Элек вак куаклыклар үсеп утырган урында зур бер кибет булачак. Ә Хәйретдинов, Хәйруллиннарның проекты районга “Магнит“ кибетләр челтәрен китерүне күздә тота. Элеккеге “Сельхозтехника“ территориясендә сафка баскан бина сәүдә комплексы буларак ачылачак. Монда шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүнең төрле төрләре дә булачак. Шулай ук “Сельхозтехника“ территориясендә тагын бер проект–кунакханә булдыру да тормышка ашырыла башлады.
Елның-елында районда юллар төзү, урам юлларын тиешле шартларга яраклаштыру өчен чаралар күрелә. Бу көннәрдә Чүпрәле-Каракитә юлында эш дәвам итә, федераль әһәмияткә ия булган район аша узучы юллар яктыртыла, район үзәгендә ике җирдә автомобиль кую урыны ясала. Һәм тагын да төзелешләр бара.
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз