Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башлыклары рейтингында икенче урында

2014 елның 22 августы, җомга
Татарстан Республикасы Президенты, “Рейтинг” мәгълүмат коммуникацияләре үзәге тикшеренүләре буенча, губернаторлар рейтингында икенче урынны били.

Рейтингта беренче урында Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин. Рөстәм Миңнеханов аннан бер баллга гына калышып, барысы 71 балл җыйган. Өченче урында - Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев.

Алардан соң исемлектә Калуга өлкәсе, Краснодар крае, Белгород өлкәсе башлыклары килә, 67 балл белән 7 нче урында - Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, аннан соң, 1 баллга гына калышып, - Санкт-Петербург хакимияте башлыгы Георгий Полтавченко, аннары - Мәскәү мэры Сергей Собянин. “Унлык” исә Кемерево өлкәсе губернаторы Аман Тулеев белән “төгәлләнә”.

Рейтингта иң соңгы 80 нче урында - Тверь өлкәсе губернаторы Андрей Шевелев.

Кайбер төбәкләрдә тикшеренү мәгълүматлары җитмәү һәм экспертлар булмау сәбәпле, губернаторлар рейтингында Ненец һәм Чукотка автономияле округлары, Яһүд автономияле өлкәсе, Федерациянең яңа кушылган субъектлары - Кырым һәм Севастополь күрсәтелмәгән.

Рейтинг Россия Федерациясе субъектлары башлыклары эшчәнлекләрен бәяләүгә багышланган. Аны төзүдә ачык чыганаклардагы материаллар, дәүләт хисап һәм статистика органнары мәгълүматлары кулланылган. Әмма тикшеренүләргә соңгы нәтиҗә төбәк һәм федераль экспертлар фикерләре буенча ясалган.

Күп кенә субъектлар буенча төп мәгълүмат май - июль айларында җыелган, ә экспертлардан сораштыру июль ахырында - август башында үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International