Республика тарихында беренче халыкара мәктәп ачылачак

2014 елның 22 августы, җомга
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, башкалада ачылачак халыкара мәктәптә белем бирү инглиз телендә алып барылачак. Аның сүзләренә караганда, бу шәһәр өчен генә түгел, республика өчен дә күптән көтелгән инфраструктуралы карар. “Әлеге проект белән соңгы дүрт елда мәшгуль булдык. Иң яхшы халыкара тәҗрибәне өйрәндек, БДБ һәм Ауропада мондый мәктәпләр эшчәнлегенә нигез салуда тәҗрибәсе булган иң оста халыкара белгечләрне җәлеп иттек”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин ассызыклаганча, Татарстанның республикага чит илләрдән килеп төпләнгән галимнәр, вуз мөгаллимнәре, спортчылар, банкирларның балалары укый алырлык мәгариф оешмасына ихтыяҗы зур иде. Татарстан халыкара спорт һәм мәдәният киңлегенә чыкканлыктан, бөтен дөньядан иң яхшы белгечләрне җәлеп итүгә мохтаҗ, ди ул. “Дөресен генә әйткәндә, гаиләсен бирегә китерә алмаганлыктан, безгә озак вакытка килергә теләүчеләр дә юк санда”, - дип белдерде Илсур Метшин. Халыкара мәктәп исә, бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк, республика, аерым алганда, Казан өчен бу проектның әһәмияте гаять зур, дип саный ул.
Мэр аккредитацияләнүгә бер 2,5-3 ел вакыт кирәк булачагын да билгеләп үтте. 1 нче сентябрьдән мәктәпнең өч сыйныфы ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International