1955 елдан алып 1988 елга кадәр иртә таңнан, кич караңгыга кадәр колхоз эшләреннән кайтып кермәгән җитәкченең хатыны булып яшәүләрнең ниндилеген Зәйнәп апа үзе генә белә. Әмма башкаларны кушып эшләтергә күнеккән Әхмәтгәрәенә ул гаиләдә, беренче чиратта, киңәшче дә, таяныч та, юаныч та була. Бер-бер артлы дөньяга килгән балаларын да алар хезмәт үрнәгендә тәрбияләп үстерәләр.
–Элек бит балалар тәрбиялим дип, махсус китаплар уку вакыты да, заманасы да ул түгел иде. Без дә гомере буе эштә булдык, балалар кушканны тыңлады, тыйганнан тыелды. Кайнанам балаларны карашты. Хәзер менә оныклар, оныкчыкларны без үстерәбез,-ди Зәйнәп апа.