Ирина Бокова: Болгар Татарстанныкы гына түгел, ә бөтен дөньяныкы!

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан өчен тарихи әһәмияткә ия булган тантаналы чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булып узды. Мөхтәрәм кунактан тыш, бәйрәм кичәсенә Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Яңарыш” фондының теләктәшләре, дуслары һәм зыялы җәмәгатьчелек тә килгән иде.
 
Ирина Бокова үз чыгышында Казан шәһәренең гүзәллегенә соклануын белдерде, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә Россия ядкәрләренең лаеклы урын биләвен ассызыклап узды. 
 
– Болгар – толерантлык һәм төрле дини оешмаларның бердәмлеген раслап тора. Бу – 922 елда ислам динен кабул итү символы. Ул бүген дә ике мәдәният һәм дин очрашкан әһәмиятле урын. Һич шикләнмичә бу җирне без дини, тарихи, мәдәни байлыкны саклаучы, ныгытучы объект дип кабул итәбез. Хәзер инде Болгар Россия һәм Татарстанныкы гына түгел, ә бөтен дөньяныкы! Бүгенге вакыйга юлның азагы түгел, ә киресенчә, башы гына, – дип белдерде Ирина Бокова.
 
Шулай ук генераль директор Россиянең ЮНЕСКОга кушылуына 60 ел тулу уңае белән дә кайнар котлады һәм  Рөстәм Миңнехановка ЮНЕСКО таныклыгын тапшырды.
 
Болгар тарихи музей-тыюлыгы комплексы шәрәфле исемлеккә 1002нче объект буларак теркәлде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җиңүнең җиңел бирелмәвен искәртте. Опера театры залына җыелган галимнәргә, фән эшлеклеләренә, инвесторларга олы рәхмәтен җиткерде.
 
Минтимер Шәймиевне зал кунаклары тантаналы бәйрәм кичәсенең хуҗасы буларак кабул иттеләр. Бу казанышыбызда нәкъ менә аның өлеше, иҗтиһаты зур. Минтимер Шәриповичның Болгар ханнарыннан килгән зирәклеге, халкыбыз кичмешендәге узаманнардан күчкән алдан күрүчәнлеге татар халкын бүгенге сәгадәтле көнгә ирештерде. Татарстанның беренче Президенты сәхнәдәге чыгышында Тукайның болгарлар хакында язып калдырган фикерләрен дә җиткерде. “Халкыбызның дөнья буйлап танылуына тагын бер адым ясадык. Бу вакыйга аеруча әһәмиятле, чөнки ул безнең мәдәни, рухи үсеш дәрәҗәбезне билгели. Бу исемлеккә лаек булу матди мөмкинлек һәм зур тырышлык кына түгел, халкыбызның милли аңы, рухи җитлегү чагылышы да булып  тора. ЮНЕСКО тамгасы татар халкының үз тарихын  дөрес бәяләүче, саклаучы, ихтирам итүче, аның кадерен белүче үрнәк халык икәнен күрсәтеп торачак. Барыгызны да шушы күркәм вакыйга белән котлыйм!” – диде Шәймиев. 
 
Тантаналы өлештән соң бәйрәм дилбегәсен сәнгатькәрләребез үз кулына алды. Алар сәхнәдә Болгар дәүләте төзелү һәм аның егылу вакыйгаларын тасвирлады. Тамашачы хозурына тулы бер цивилизациянең шанлы үткәннәрен күз алдына китереп бастырды. Тамашаның кульминациясе дә буыннар дәвамлылыгын һәм нәкъ менә бүгенге көн кешеләренең тарихи мираска игътибарын, аны кадерләвен гәүдәләндерде.

Мөршидә КЫЯМОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International