Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү һәм аңа кушылу турында тәкъдим рәсми рәвештә матбугатта басылып чыкты

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
2014 нче елның 13 август көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды. Әлеге Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар. Килешү нигезендә, Татарстан Республикасының икътисадның бюджетныкы булмаган секторындагы оешмаларында 2014 нче елның 13 нче августыннан башлап  аена 6420 сумнан да ким булмаган  күләмдә иң аз хезмәт хакы күләме раслана (компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне дә кертеп). Бу сумма эшләргә сәләтле халыкның яшәү минимумына  мөмкин кадәр күбрәк якынлаштырылган. Әлеге минимум исә Татарстан Республикасында 1 нче квартал өчен 7060 сумны тәшкил иткән иде.   
Ягъни икътисадның бюджетныкы булмаган секторындагы оешмаларда эшләүчеләрнең айлык  хезмәт хакы, эш вакыты нормасын тулысынча эшләп тутырган һәм хезмәт вазыйфаларын үтәгән очракта, 2014 нче елның 13 нче августыннан башлап 6420 сумнан да ким булырга тиеш түгел.
Искәртәбез: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен исә минималь хезмәт хакы күләме 5554 сум булып калачак. 
  ТР икътисадының реаль секторы оешмаларында иң аз хезмәт хакы күләмен федераль законнар белән тәкъдим ителгән минималь хезмәт хакына караганда 15,6 %ка күтәрү аз түләнә торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрергә, яшәү минимумыннан кимрәк эш хакы алучы хезмәткәрләр санын киметүгә ярдәм итәчәк, ди белгечләр.
Шул ук вакытта, бу чара реаль секторда хезмәт хакы артуга бәйле салымнар күбрәк керү аркасында бюджетны тулыландырырга, шуның белән бергә бюджетка караган оешмаларда да иң аз хезмәт хакы күләмен күтәрергә ярдәм итәчәк.
Килешүнең көче Килешү рәсми рәвештә матбугатта басылып чыкканнан соң 30 көн эчендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына Килешүгә кушылудан баш тарту турында язмача белдермәгән республиканың барлык эш бирүчеләренә дә тарала. Эш бирүче Килешүгә кушылудан баш тарткан очракта исә, бу баш тарту профсоюз оешмасы белән чагыштырмача килешенгән булырга һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакын 6420 сумга кадәр күтәрү буенча тәкъдимнәрдән торырга тиеш.
Шул ук вакытта, закон нигезендә, мондый эш бирүче профсоюз оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына чакыртыла ала. Биредә Республика өчъяклы комиссия әгъзалары да булырга мөмкин.
http://mtsz.tatarstan.ru/tat/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International