Бәйгенең шарты буенча язылучылар башкаларга караганда тиз арада "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең кимендә өч газета яки журналына язылырга тиешләр иде. Бәйгедә барысы 120 язылучы катнашты.
Нәтиҗәләр буенча төп приз – Ipad ка Түбән Кама шәһәреннән Нурия Мирзахова лаек булды. Моннан тыш, 50 язылучыга китаплар бүләк ителде.Аалар арасында безнең райондашыбыз да бар. Ул - 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең технология фәне укытучысы Шамил Таҗетдинов.