1 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Быел яңа уку елына багышланган Белем көне һәм тантаналы линейка гадәттәгечә 1 сентябрь көнне узачак. 
Яңа уку елында Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка барачак, шул исәптән Казанда - 11222. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган, аларның 11101 - Татарстан башкаласында.
Шулай ук быел республикада 1 сентябрьдә Аксубай, Азнакай, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 яңа һәм мәктәп 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8 е - авыл җирлегендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International