Чүпрәлеләр игътибарына!

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
2002 елның 1 январена кадәр хезмәт стажы булучы чүпрәлеләрнең  мәгълүматлары Пенсия фонды системасындагы шәхси  исәп-хисап счетына күчереләчәк. 

Әлеге чара 2015 елның 1 январеннан гамәлгә керәчәк “Иминиятләштерү пенсияләре турындагы” Федераль закон нигезендә шәхси пенсия коэффицентын исәпләп чыгаруда ярдәм итәчәк.

Соңрак, пенсия билгеләтү хокукы  бары тик шушындагы мәгълүматлар буенча гына тормышка ашырылачак. Ягъни пенсиягә чыгу өчен хезмәт эшчәнлеге турында күпсанлы документларны җыюның кирәге калмаячак.

Пенсия фонды идарәсеннән чакыру килгән гражданнарга (2002 елга кадәр хезмәт стажы мәгълүматлары белән: хезмәт кенәгәсе, диплом, хәрби билет һ.б.)  Чүпрәле районы, Кооператив урамы, 10 йорт адресы буенча  райондагы бүлегенә  килү  сорала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International