IT-белгечләрне мәктәптә әзерлиләр

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан ИТ-класслар ачылачак. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда, бу өлкәдә эшләргә сәләтле кешеләргә ихтыяҗ зур бит. Быелдан мондый белгечләр әзерләү белән 34 сыйныфта шөгыльләнергә ниятлиләр.

Соңгы елларда республикабызда индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар булдырылды. «КИП «Мастер», «Химград» технополисы, «IT-парк» кебек зур мәйданчыклар уңышлы гына эшләп килә. Гомумән, Татарстан технопарклар гына төзеп калмый - ИТ-кластер төзи.

Моннан берничә ел элек, IT-өлкә өчен белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән әзерли башладылар. Әйтик, Казанның 26, 36 санлы гимназияләрендә, Пушкин исемендәге лицеенда бу эшкә беренчеләрдән алындылар. Быелдан мондый юнәлештә эшләүче белем йортлары челтәрен тагын да арттырырга булганнар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, республикабызның мәгълүмати технологияләр өлкәсенә югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен 34 сыйныф булдырыла. Татарстан инде бүген бу юнәлештә нәтиҗәле эшләргә сәләтле белгечләргә кытлык кичерә. “Инновацион cыйныфлар” әлеге проблеманы хәл итәргә булышыр, дип саный министр.

Әлеге проектны тормышка ашыру идеясе Россия Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров тарафыннан яңгыратылган. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исә аны тулысынча хуплаган. Укучылар белем бирү процессында Microsoft, Google, 1С һәм башка программалардан файдаланачак.

“Инновацион сыйныфлар” Татарстанның төрле шәһәрләрендә ачылачак. Проектта катнашу өчен уку йортлары мәгълүмати җиһазланышына карап сайланган. Булган ресурслар ИТ-класслар оештыру проектының чыгымнарын киметә. Исәпләүләр буенча, һәр мәктәпне өстәмә техника белән тәэмин итүгә якынча яртышар миллион таләп ителәчәк.

ИТ-сыйныфларда урта һәм югары сыйныф укучылары укыячак. Әлегә сүз Казан, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт һәм Бөгелмә мәктәпләре турында бара.

Динә ЗАРИПОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International