Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Яңа Дуван авылында мәчет ачылды
2014 елның 19 августы, сишәмбе
Яңа Дуван авылы аша узганда юл кырыенда калкып чыккан яңа мәчет күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткәндер.
Тарихи мәгълүматлар буенча мәчет бинасының манарасын биредә 1905 елларда ук кисеп ташлыйлар һәм клуб итеп үзгәртәләр. Әлеге Аллаһ йорты өчен урынны исә авылның мулласы Исхак бабай үз йортын биргән була. Буыннан-буынга муллалар нәселе булып гомер кичергән, бүгенге көндә бертуганнарыннан исән калган Ринат әфәнде Хәсәнов абыйсы Гаяз белән да бабасының һәм әтисенең игелекле эшен дәвам итәргә алыналар. Шулай итеп, Ринат әфәнде туган йорты, әтисе Хамзә хәзрәтнең нигезендә янә мәчет бинасы ачу эше белән йөри башлый. Ураза аенда мәчеттә беренче гает намазын да укыйлар, анда 30лап кеше җыела. Бүген исә аның тантаналы ачылышын билгеләп үттеләр. Мәчетнең исемен дә авылдашлары белән киңәшләшеп, Хәмзә хәзрәт исеме белән атаганнар.
Чараны Чүпрәле районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов алып барды. Тантананың төп өлешен тәшкил иткән Коръән уку бурычын Мәдинә шәһәрендә белем алучы, яшь шәкерт Абдулкәрим Якуповка йөкләделәр.
Мәчет ачылышына район башлыгы Александр Шадриков та килде. Ул авыл халкын зур бәйрәм – мәчет ачылышы белән котлады һәм аларга сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрендә уңышлар теләде. Милләттәшләребезне дин рухында иманлы итеп тәрбияләүдә зур эш башкарулары хөрмәткә лаек булуын ассызыклады. Ринат Хәсәновка мәчет өчен изге Коръән китабын һәм шамаилны бүләк итеп тапшырды.
Чүпрәле районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов авылның күренекле диндарларын, мәчет төзелешендә һәм бу бәйрәмне әзерләүдә актив катнашканнарны Рәхмәт хатлары һәм дини китаплар белән бүләкләде.
-Мондый җаваплы эшне җитәкчеләр, авылдашларыбыз, иганәчеләр булмаса, тулысынча башкарып чыга алмас идек, – диде Ринат Хәсәнов. Акчаны мул итеп бирүчеләр арасында ул Казаннан Рифкать Аббазовны, райондашларыбыз Аделшах Исхаковны, Газинур Хакимовны, шәхси эшмәкәр Радик Гафуровны, Мәскәүдән Җәүдәт Әсадуллинны, Яр Чаллыдан Рәшит Гафуровны, Ульяннан Махмутовлар, Садеевлар, район авыллары мәчетләре имам-хатыйпларын, авылдашларын, туганнарын һәм башкаларны атады.– Без бүген шатлыклы вакыйганы билгеләп үтәбез. Бөтенебез бергәләп изге эшкә тотындык һәм, барлык кыенлыкларны җиңеп, Ходай Тәгалә ярдәме белән менә шушы мәчетне ачуга ирештек. Бирегә өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр һәм балалар да килсеннәр, чөнки ислам дине яхшылыкка, сафлыкка гына өнди. Мәчет һәйкәл генә булып калмасын, монда һәрвакыт кешеләр йөрсен.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, ир-атлар, бөтенесе бергәләп, Аллаһыны олылаучы Тәкъбир сүрәсен укыдылар. Аннан өйлә намазы укыр өчен мәчет эченә үттеләр.
Озак көтелгән мәчетнең ачылуы Татар Дуваны кешеләре өчен генә түгел, читтән кайтканнар өчен дә икеләтә зур шатлыклы бәйрәм булып үтте, кунак булып килгәннәрнең күп булуы да шуны раслады. Бәйрәмдә катнашучылар корбан ашларынннан авыз иттеләр, хәерле гомерләр теләп дога кылдылар.
Фәрдания Әсматуллова, Татар Убие:
-Мин шушы авылда туып, үстем. Авылыбызда, ниһаять, Аллаһ йорты үз ишекләрен ачуына бик сөенәм. Күптәннән кирәк иде инде ул. Урыны да юл кырыенда, авылга ямь биреп тора, мосафирларга тукталыр өчен дә бик җайлы.
Гөлҗиһан Шәрәпова, Иске Чүпрәле:
- Кайда азан әйтелә, намаз укыла, Аллаһы Тәгалә шунда бәрәкәт бирә. Изге йортның эше дәвамлы булып, файда китерә, яшьләрне, балаларны тәрбияли торган бер урынга әйләнсен.
Венера Ягудина, Нижневартовск шәһәре:
-Минем тамырларым шушы авылдан, бабам, якыннарым биредән. Бабам колхоз рәисе булып торган, сугышта хәбәрсез югала ул. Бүген дә туганнарыбызны якын итеп, Себердән кайтып йөрибез. Шушы тантанага туры килүебезгә бик сөендек. Күркәм, изге эшләр алып баручылар булганда авылларыбыз яшәр, гомерле булыр, иншаллаһ.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз