Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Яңа Ишле авылында яшәүче Сара апа Вәлиуллина "Игелекле йөрәк" номинациясендә җиңүче
2014 елның 19 августы, сишәмбе
Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Сара апа Валиуллинаны районда белмәгән кеше юктыр. Аның игелекле исеме. хәтта, республика күләменә дә таралырга өлгерде. Үткән ел ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булып кайтты, районда үткәрелгән хәйрия конкурсында “Игелекле йөрәк” номинациясе буенча җиңүче дип табылды.
Сара апа Вәлиуллина шәригать кушканча яшәп, ислам дине кагыйдәләрен балаларына, оныкларына, туганнарына, авыл халкына җиткерүдә дә тырышлык куя. Шушы көннәрдә ул үз өендә барча авыл халкын, якыннарын җыеп олы корбан ашлары уздырды. Әлеге бәйрәм чарасы аның тормыш иптәше Гомәр әфәнденең һәм кызы Зөбәйдәнең рухларына багышлап уздырылды.
Сара апа Вәлиуллина якты дөньяга тугыз бала бүләк иткән. Шуларның бүгенге көндә биш кыз баласы исән. Бәйрәмгә алар барысы да кайтып, мәҗлес табынын мулдан итеп, палаткалар корып, урамда әзерләгәннәр. Ерак Самара, башка шәһәрләрдән кайткан, барчасы да дини юлдагы туганнары Сара апаның шәфкатьле, игелекле сыйфатлары хакында күп сөйләделәр. Тормыш иптәше Гомәрнең дә кешеләр күңелендә бары тик яхшы яктан кереп калуын искә алдылар.
Бәйрәм табыны кунаклары арасында район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов та бар иде. Ул Сара апага башкарган игелекле эше өчен, Коръән китабы бүләк итте һәм “Игелекле йөрәк” номинациясендә җиңүче буларак Рәхмәт хаты тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Сара апа Вәлиуллина үткән ел үзенең пенсия акчасыннан 100 мең сум күләмендә акчаны авылдагы елга аша күпер ясауга бирә. Инде олыгайган көннәренең күп өлешен үзе кызлары янында-шәһәрдә уздырса да, авылдашлары өчен ул әнә шундый бүләк ясый. Моңарчы урамнарны әйләнеп, җәфа чиккән авыл халкы, хәзер шушы юлдан гына йөри. Күпергә аяк баскан саен, Сара апага бәхетле картлык теләп, рәхмәтләр әйтәләр.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз