Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Татар Бизнәсе авылы халкы бәйрәм итте
2014 елның 19 августы, сишәмбе
Район авылларында кече туган ил бәйрәмнәре уздыру күркәм гадәткә әверелде. Менә быел да әлеге гадәткә кайсылары яңа кушылды, ә кайсылары инде аны дәвам иттерде. Әйтергә кирәк, беренчеләрдән булып, мондый төрдәге бәйрәмнәрне башлап җибәрүчеләрнең берсе Татар Бизнәсе авылы. Быелгысы исә биредә юбилейлы-биш еллык датага багышланды.
Һәр яхшы ниятнең дә үз башлап йөрүчесе була. Татар Бизнәсендә ул шушы авылда туып-үскән, Казан шәһәренең 18нче хастаханә табибы Рөстәм Бакиров исеме белән бәйле. Барлык якташлары кебек үк, Рөстәм әфәнде кече авылларны саклап калырга, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне яңартырга, үсеп килүче буында авылга, табигатькә карата мәхәббәт, җирдәге хезмәткә хөрмәт тәрбияләү максаты белән яши. Исегезгә төшерәбез, аның җитәкчелегендә шулай ук, беренчеләрдән булып, авылның кешеләрен, нәселләрен барлаган, авыл тарихын туплаган китап та нәшер ителде.
Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге булып, мәйдан уртасыннан авылның күркәм нәселлләре олысыннан алып, бала-чагасына кадәр җигүле атларга утырып әйләнү торды. Борынгы бабаларыбыз киемнәреннән киенгән аксаклллар Татар Бизнәсенең килеп чыгышын, бирегә килеп урнашкач, аңа башлап Би Үзәне дип атама кушылуы хакында бәян иттеләр. Соңрак исә халык телендә үзгәрешләр кичереп, ул Бизнә дип йөртелә башлый.
Татар Бизнәсе авылы халкын район башлыгы Александр Шадриков һәм республиканың мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр сәламләде, бүләкләр бирделәр. Рөстәм әфәнде Бакиров исә авылда яшь буын арасында милли мәдәниятне үстерү нияте белән гармунчы, мөгаллим Рәшит Айсинга гармун тапшырды.
Сәхнә түрендә авылның өлкән буын вәкилләре-шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мәгәфүрә апа Сәлахетдинова, сугыш һәм хезмәт ветераны Лотфулла Айнетуллов, авыруларга савыгырга булышучы шифалы кул иясе Җәмилә ханым Мөдәррисова хөрмәтләнде. Бу көнне, шулай ук,хуҗалыкта хезмәт куючы алдынгыларга, механизаторларга, сыер савучыларга, терлек караучыларга “Березка” җәмгыяте директоры Рәфәгат Алиуллов рәхмәт сүзләре әйтте, акчалата бүләкләр тапшырды.
Татар Бизнәсе апвылының үсеп килүче буыны да онытылмады. Быел әлеге авылдан беренче сыйныфка 4 укучы бала мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Сабыйларга “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында кирәк-яраклар тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылды.
Авыл халкы, балалар да тырышканнар, матур милли киемнәрдән килеп, тамашачыларны күңелле биюләре һәм җырлары белән сөендерделәр. Бәйрәм ярышларында катнашырга теләүчеләр бик күп булды. Көчлеләр мәйданда көрәште, җитезләр, өлгерләр, кыскасы һәркем үзенә ошаган ярышны сайлады.
Бәйрәм әле моның белән генә тәмамланмады. Өйлә намазыннан соң, Татар Бизнәсе авылы һәм кунаклар өчен корбан ашларыннан авыз итте, илгә-көнгә бәрәкәт, иминлек теләп дога кылды.
Чарада катнашучылар мондый бәйрәмнәр киләчәктә дә оештырылыр һәм бу кече авылларны яңартуга лаеклы өлеш булыр, дип өметләнүләрен белдерделәр.
Рәфик Галиев, Чувашиянең Татар Әсәне авылыннан:
-Без үзебез Тюмень якларыннан кайтып урнаштык. Тумышым белән Татар Әсәне авылыннан булсам да, күбрәге үземне Чүпрәле кешесе итеп тоямын. Менә шундый татар рухы, миллилек сакланган бәйрәмне уздырып, аның башында йөрүче шәхесләрне хөрмәт итәм. Бирегә килүемнең сәбәбе дә шуңа бәйле, әфәрин.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз