Август киңәшмәсе: Чаллыга – прәннек, Чүпрәлегә - камчы

2014 елның 16 августы, шимбә
Татарстан мәктәпләре рейтингы төзелә башлаганнан бирле, һәр райондагы белем бирү торышы барчабызның күз алдында. Республикабызның кайсы муниципаль берәмлеге бу юнәлештә зур уңышлар казана, ә кайсында бу өлкә, киресенчә, аксый икәнне 7 күрсәткеч ярдәмендә бик тиз ачыклыйлар. Үрнәк һәм артта сөйрәлүче районнарны бүген мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә атадылар.
Ел саен август аенда мәгариф өлкәсендә казанган уңышлар барлана, проблемалар ачыкланып, яңа уку елына эш планы билгеләнә. Агымдагы елны да традицион республикакүләм киңәшмәсе белем бирүдә алга таба үсеш юнәлешен билгеләүче чара булды.

Август киңәшмәсе кысаларында үткәрелә торган чаралар 5 августта башланып киткән иде инде. 10 көн дәвамында Казан шәһәре, Алабуга, Саба районнары мәйданнарында түгәрәк өстәлләр, секция утырышлары, татар теле укытучыларының съезды, мәктәп укытучылары фестивале узды. Барлыгы бу чараларда 3 меңгә якын кеше катнашты. Бүген исә соңгы нокта иң яхшы белем бирү системаларының берсе төзелгән Саба районында куелды.



Пленар утырыш алдыннан, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында төбәкнең берничә объектында булып кайтты.

Башта прәннек, аннары камчы

Билгеле, иң беренче итеп, киңәшмә барышында узган уку елының уңышлары барланды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов аны “Мәгариф турындагы” яңа канун гамәлгә ашырыла башлаган, белем бирү өлкәсендә яңа проектларга керешкән чор дип атады. Бик үк җиңел булмаса да, ул кызыклы узган.

Соңгы елларда республика һәм федераль казнадан мәгариф үсешенә бүленгән акчаларның җилгә очмавын күп кенә казанышлар һәм саннар дәлилли.  Берничә айда балалар бакчалары калкып чыга, ел саен  200гә якын мәктәп капиталь төзекләндерү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яши, укытучы-тәрбиячеләребез дә хәзер үзләренең хезмәт хакы дәрәҗәсен оялмыйча яңгырата ала. Әле педагогик уку йортларына иң надан укучылар гына керә дигән фикер дә бүген дөреслеккә туры килми. Мөгаллим һөнәренең абруе үсү белән педагогик кадрлар әзерләүче белгечлекләргә бик зур конкурслар күзәтелә. Әйтик, быел КФУда бер урынга 20 кеше исәпләнгән, педагогик көллиятләрдә 1 урынга 6 абитуриент дәгъва иткән.
 


Әмма мәгариф өлкәсе проблемалардан да азат түгел. Менә инде берничә ел “авырткан” урыннарны ачыклау өчен мәктәпләр рейтингы төзелә. 7 күрсәткеч ярдәмендә һәр уку йортының, һәр районның белем бирүдә нәтиҗәле эшлиме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Энгель Фәттахов үрнәк берәмлекләрне мактап, түбән сыйфатлы белем бирүчеләрне камчылады.

Яхшы сүз белән Чаллы, Бөгелмә, Казанның Вахитов, Совет, Идел буе, Мәскәү районнары билгеләп үтелде. Алар рейтингта иң югары баскычларда торалар.  Зәй, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Лаеш районнары үз күрсәткечләрен шактый яхшырткан.

Аның каравы, Питрәч, Буа, Баулы, Чүпрәле районнарындагы белем бирү дәрәҗәсенә шелтәле сүзләр күп. Алар быел үз күрсәткечләрен тискәре якка гына үзгәрткән. Аттестатсыз калучылар исәбе артуы да уңай күренеш түгел. Узган елны 110 укучы (0,55 %) БДИны тапшыра алмаса, быел 175 укучы (0,75%) урта белем алу турында таныклык ала алмаган. Барыннан да бигрәк Чүпрәле, Югары Ослан, Буа, Питрәч районнары белемсез укучылар тәрбияләп чыгарган. Биредә аттестатсыз калучылар исәбе 3% тәшкил итә.

Азкомплектлы мәктәпләргә шелтәләр күп

Моннан 4-5 ел элек мәктәпләрне оптимизацияләү процессы үтте. Күп кенә аз укучылы уку йортлары  (нигездә, кечкенә авылларда) ябылды. Санаулы укучылар исә якын-тирәдәге мәктәпләргә күчерелде.  Мәктәп ябулар, белүебезчә, җиңел генә узмады. Әмма Мәгариф өлкәсе җитәкчеләре үз карарын азкомплектлы мәктәпләрдә тиешле дәрәҗәдә белем биреп булмый дип дәлилләде.

Азкомплектлы мәктәпләрнең барысын да ябып бетерү максаты куелмады үзе. Бүген дә күп кенә авыл мәктәпләре берничә укучысы белән генә “яши”. Әйтик, Тәтеш районында азкомплектлы мәктәпләр 62% тәшкил итә. Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим районнарында барлык уку йортларының яртысыннан артыгы шундыйлар исәбендә.

Азкомплектлы мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты түбән булуы август киңәшмәсендә тагын бер кат дәлилләнде.  Әйтик, Питрәч районындагы Екатериновская урта мәктәбендә 11 сыйныфны быел 1 укучы тәмамлаган. Биредәге уку йортында 14 укытучы ставкасы исәпләнсә дә,  шул бер укучыны да БДИга тиешлечә әзерли алмаганнар. Ул рус теленнән – 15 балл, математикадан 7 балл җыйган һәм аттестатсыз калган. Чүпрәле районындагы Иске Чүкәли мәктәбенең 4 чыгарылыш сыйныф укучысының берсе аттестат ала алмаган, шулай ук Алексеевски районының Чуваш Майнасы мәктәбендә 6 укучының берсе имтиханнарны бирә алмаган.

Азкомплектлы мәктәпләр иң зур чыгымнар таләп итүен исәпкә алсак, йөзләгән мең сум акча белемсез укучылар тәрбияләүгә тотыла булып чыга. Шулай, Югары Ослан, Апас, Балык Бистәсе, Әлки һ.б. районнарда бер укучыны укытуга ел саен 100 мең сумнан артык акча тотыла. Билгеле, оптимизация процессын җентекләп уйлап башкарырга кирәк, дип ассызыклады Татарстан мәгариф һәм фән министры.

Тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк

Август конференциясендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә төбәк һәм ил икътисадының үсешен тәэмин итү өчен яңа буынны тәрбияләү һәм әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәк.
 


– Без, дөнья трендларын исәпкә алып, республикабызда  иң алдынгы технологияләрне кулланырга, эшкә иң яхшы белгечләрне җәлеп итәргә тиешбез. Көндәшлеккә сәләтле белгечләрне әзерләү мәсьәләсе мәгарифнең барлык тармакларына да кагылырга тиеш, – дип билгеләп узды ул.

Аның сүзләренчә, тулаем алганда, республикабыз мәгариф системасы яхшы гына күзаллана. Әмма төзелгән рейтинглар кемнең ничек эшләгәнен яхшы күрсәтә. Шуңа да барлык саннарны яхшылап анализлап, тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк, дип күрсәтмә бирде Президент.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International