Иң күп эштән китүчеләр - күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагыннан

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 6 нчы августтан алып 12 нче августка чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 83 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 68 кеше эшсез дип билгеләнгән. 
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе - 47, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү - 39, транспорт һәм элемтә - 28, күчемсез мөлкәт белән операцияләр - 28, төзелеш - 23, сәламәтлек саклау - 22, дәүләт идарәсе - 17, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы - 16, икътисад эшчәнлеге - 13, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату - 9, кунакханә һәм ресторан бизнесы - 6, файдалы казылмалар табу - 4. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International