Статистик мәгълүматларга караганда, 12 нче августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15717 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 115 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,77% тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 47087 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2974 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 605 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 285е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 55 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел - 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 15 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.