“Бердәм Россия” Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда бюллетеньдә беренче булачак

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге V чакырылыш Татарстан парламентына депутатлар сайлаганда тавыш бирү бюллетенендә беренче булачак.

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә җирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде.

Республика парламентына депутатлыкка кандидатлар исемлеге ТР ҮСКдә теркәлү узган партия вәкилләре, чират буенча кәгазь битенә 1-8 номерлары язылып салынган конверт алды.

Җирәбә салу нәтиҗәләре буенча, бюллетеньдә беренче урынны “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге билиячәк, икенче - “Яблоко”, өченче - “Гадел Россия”, дүртенче - “Родная партия”, бишенче - Россия либераль-демократик партиясе, алтынчы - РФ Коммунистлар партиясе, җиденче - “Родина”, сигезенче - Россия коммунистлары.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин партиянең төбәк бүлеге вәкилләренә уңышлар теләде. “Бюллетеньдә урын мөһим түгел, дип уйлыйм. Иң мөһиме - партия исеме, беренче затлар исем-фамилиясе һәм алар башкарган эш”, - дип билгеләп үтте ул.

Бюллетень формасы һәм тексты бүген кабул ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International