Санкцияләрдән файдаланып калыйк

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Көнбатыш илләре һәм АКШның санкцияләренә җавап итеп, Россия бу илләрдән кертелә торган азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарларына чикләүләр кертте. Россия Президенты Владимир Путинның мондый карары гади халыкка уңай тәэсир итәрме, әллә инде тискәре нәтиҗәләргә китерерме? Белгечләр борчылыр бер сәбәп тә юк дип тынычландыра.
 
 
7 август көнне Россия Президенты Владимир Путин Көнбатыш илләре һәм АКШның бер төркем товарларын илебез территориясенә кертүне чикләү турындагы карарны имзалады. Шул рәвешле, бу көннән башлап бер ел дәвамында Ауропа Берлеге илләре, АКШ, Австралия, Канада, Япония һәм Украинадан кертелүче кайбер товарлардан тулысынча баш тарту көтелә. Балык, сөт продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш - әнә шундыйлардан. Ә менә кайбер төр продуктларга - алар исәбендә ярмалар һәм ит керә - тыюлар өлешчә генә булачак.
 
Азык-төлек импортын киметергә кирәклеге хакында җитештерүчеләребез күптән әйтеп килде. Эре шәһәрләргә азык-төлекнең 70 проценты диярлек чит илләрдән китерелә иде бит. Кибет киштәләренең “импортный” товар белән шыгрым тулы булуы исә үзебезнең эшмәкәрләргә табышлы эшләргә мөмкинлек бирми. Җитештерүчеләребез, ниһаять, үз теләгенә иреште. Мәҗбүри кертелгән чикләүләр фермерлар, шәхси хуҗалыклар өчен бик уңай булыр - аларга үсәргә ярдәм итәр дип күзаллана.
 
Импорттан бушап калган киштәләрне үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тутырырга җыеналар. Россия Хөкүмәте, авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү өчен, төбәкләргә 50 миллиард сум акча бүленәчәк дип тә хәбәр итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия икътисадын какшату максатын күздә тоткан чаралар республикабызны ныгытачак кына. Бүген импорттан баш тарту юнәлешендә җитди эш бара, Татарстанда моның өчен барлык ресурслар һәм технологияләргә дә бар.
 
Бүген республика җитәкчелеге барыннан да элек бәяләрне арттырмау һәм кибетләрдән товарларныө юкка чыгуына юл куймау мәсьәләләрен кайгырта. Инде хәзер үк кайбер товарларның бәяләрен мониторинглау турында күрсәтмә бирелгән, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында махсус эшче төркем дә төзелгән.Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сүзләренчә, хафага салырлык бернинди үзгәрешләр булмаган һәм булмаячак та. Яшелчәләрнең бәясе төшкән дә әле хәтта.
 
- Татарстан үз-үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынчатәэмин итә ала. Шуңа да бәяләр күтәрелер яки кибет киштәләре бушап калыр дип кайгырырга кирәкми. Шулай да чикләүләр кертү белән базар һәм сәүдә үзәкләрендә сатылучы товарлар рейтингы төзелә башлады, - дип белдерде Николай Титов.
 
Бүгенге көндә Татарстан тавык, сыер, дуңгыз ите, сөт, йомырка, шикәр белән хәтта кирәгеннән артык тәэмин ителгән. Николай Титов китергән саннардан күренгәнчә, республикабыз әле башка төбәкләрне дә тәэмин итеп тора ала. Сырларга гына берникадәр кытлык булуы мөмкин икән. Яшелчә белән тәэмин ителеш тә шактый түбән - бүген бу төр товарларның 44 проценты читтән кертелә. Әмма Николай Титов моны күбрәк Росстат исәпләүләрендәге хата белән аңлата. Әйтик, алар 1 квадрат метрда 2 килограмм кишер үсә дип исәпли икән. Яшелчә үстерүчеләр исә үзләре республикабызны тулысынча тәэмин итә алабыз, ди.
 
Безнең товар җитештерүчеләрдән сәүдә үзәкләре җирле продукцияне сатуга алырга теләми дигән сүзләр дә шактый еш ишетелде. Әмма супермаркет-гипермаркет җитәкчеләре бу фикерне кискен рәвештә кире кага. Алар сүзләренчә, фермерлар үзләре җитештергән товарын сата белми. Сыйфатка бернинди дәгъвалар да юк, әмма товарны матур сыйфатка китерү - яхшылап юу һәм төргәкләү механизмнары булдырылмаган.
 
Белешмә:
Татарстанга чит илләрдән кертелгән продукция күләме: сөт продукциясе -1,2 % эре терлек ите - 2,5 % , яшелчә - 5,8 %, кош ите - 7,9 %, дуңгыз ите һәм балык - 13 %, җиләк-җимеш - 14 %, сырлар - 30 %.
Татарстан ит белән - 111 %ка (сыер ите - 88, дуңгыз ите - 162, кош ите - 117), сөт белән - 119 %ка, йомырка белән - 108 %ка, шикәр белән -177 %ка, яшелчә белән 56 %ка тәэмин ителгән.
 
 
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
 
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International