Казанда уртача еллык температура 4,0 градус тирәсе. Безнең җирлектә июль һәм август айларында гына һава температурасының беркайчан да минуска төшкәне юк. Аномаль корылыгы белән тарихка кереп калган 2010 елда һава температурасы август аенда 39 градуска кадәр күтәрелгән иде. Ә иң салкын ай 1942 елның гыйнварына туры килгән, ул чакта термометр баганасы 47 градуска төшкән.