Алкоголь продукциясен берәмтекләп сатуга лицензияне озайту күләме 65 000 сум булачак

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
“РФ Салым кодексының икенче өлешендәге 25.3 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында”гы 221 номерлы федераль закон нигезендә 2015 елның 1 январеннан дәүләт пошлинасы түләүнең һәм алкоголь продукциясен берәмтекләп сатуга лицензия алуның яңа күләме билгеләнә.

2015 елның 1 январеннан алкоголь продукциясен берәмтекләп сатуга лицензияне рәсмиләштерүгә дәүләт пошлинасы күләме 3500 сумны тәшкил итәчәк. Ә менә лицензиянең гамәлдә булу срогын бер елга озайту өчен 65000 сум түләргә туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International