V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале Алабуга шәһәрендә узачак

2014 елның 12 августы, сишәмбе
2014 елның 11-14 августында Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узачак. Фестиваль ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашачак. Ачылу тантанасы 12 августка планлаштырылган. Фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар һ.б. оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International