Казанга Украинадан тагын 66 качак килде

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре Украинадан күчеп килергә мәҗбүр булган чираттагы төркемне каршы алды. Бүген Ростов өлкәсеннән “Казан-Төньяк” тимер юл вокзалына Украинадан 66 качак килде.

“Казанга 66 кеше килде. Якынча мәгълүматларга караганда, аларның 28е балалар. Аларның барысы да “Кварт” кунакханәсенә урнаштырылачак. Урында ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары, башка хезмәтләр табиблары һәм хезмәткәрләре эшләячәк”, - дип белдерде журналистларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов.

 Аның сүзләренә караганда, федераль миграция хезмәте белән килешү нигезендә, якын арада Татарстанга тагын качаклар төркеме киләчәк. Россия Хөкүмәте карары буенча, Украина гражданнарын кабул итү буенча Татарстан квотасы 2014 елда 1 935 кеше тәшкил итә.

 “Агымдагы ел башыннан алып, бу Украина гражданнарының өченче зур төркеме, август аенда - беренчесе. Шулай ук миграция хезмәте белән килешеп, без 10 кешелек берничә кечкенә төркем кабул иттек. Тагын качакларны кабул итәргә әзерләнәбез, аларның килү көне һәм вакыты соңрак билгеле булачак”, - диде республиканың гадәттән тыш хәлләр ведомствосы җитәкчесе урынбасары.

 Юрий Венедиктов мәгълүматларына караганда, ел башыннан алып, Татарстанга Украинадан 2,5 мең граждан килгән, 363 бала исәптә тора, дип яза "Татар-информ".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International