Кем ул Тукай, яки татарлыкны саклау җиңел түгел

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Татарстанда татар теле ни хәлдә, дигән сорауга күпләр, әллә ни мактанырлык түгел, дип җавап бирер, мөгаен. Шулай да Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, бездәге вәзгыять әле Аллага шөкер диярсең. Республикабыздан читтә яшәүче күп кенә татарларның милли үзаңнары тәмам зәгыйфьләнгән, үсеп килүче буын хәтта “әни” сүзен беренче тапкыр мәктәптә генә ишетә, татар авылларында балалар Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең кем икәнен белми...

Бүген мәркәзебез Казанда Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави кебек мәгърифәтчеләрнең варислары җыелды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия корылтаенда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип атады. Татарстанга туган тел белән бәйле проблемаларны уртага салып сөйләшергә, татар теле һәм әдәбиятын укытуның инновацион алымнары, тел белеме принципларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, милли-мәдәни автономияләрнең хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышырга Россиянең 34 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән татар теле укытучылары, төбәкләрдә милли-мәдәни белем бирү оешмалары вәкилләре җыелды. Барлыгы 550 ләп делегат.

– Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави кебек мәгърифәтчеләрнең барысы да – татар мәгарифен, фәнен үстерү, телне, гореф-гадәтләребезне, татар мәдәниятен саклап калу өчен янып-көеп эшләгән шәхесләребез.  Шуңа күрә форум кысаларында туган телебездә укытуның әһәмиятле мәсьәләләре турында җитди фикер алышулар булыр дип ышанам. Ник дигәндә, татар теле укытучылары, бүгенге көндә аның белән шөгыльләнүчеләр, гыйлем ияләре белем биреп кенә калмый, минем уйлавымча, алар татар телендә тәрбия дә бирә. Бу – безнең өчен бик кыйммәтле нәрсә, бу – безнең сәясәт асылы, – диде үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның татарларның мәркәзе, тарихи җире буларак саклап калу – республикабыз җитәкчелегенең төп максаты. Татарстан Бөтендөнья конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та читтәге татарларга булышу Татарстанга йөкләтелгән бурыч дип ассызыклады:

– Телне, милли үзаңны, гореф-гадәтләрне саклауда, билгеле, мәгърифәт нуры тараткан, борынгыдан килгән, иң авыр хезмәтне җилкәсенә салган изге һөнәр ияләренә өмет-ышанычлар зур.

– Татарны “татар” итеп күрсәтү сезнең тырышлыктан да тора. Әлбәттә, белем бирү бик кирәк, ләкин татар телендә тәрбия бирү – олы бурыч. Бу – гаиләдән башланып, сезнең кулларга тапшырылып дәвам иттерелүче зур тарихи эш, - билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда татар телен, милли, тарихи аңны саклауга аеруча зур игътибар бирелә. Соңгы елларда милли балалар бакчалары ачыла, татар гимназияләрендә балалар исәбе кимүгә дә карамастан, бу мәктәпләрне саклап калуга күп көч куела, татар теле һәм әдәбияты рус теле һәм рус әдәбияты белән бертигез дәрәҗәдә укытыла. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткергән мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә республикабызда 853 татар мәктәбе эшли. Татарлар күпләп яшәгән Россия Федерациясенең 24 төбәгендә 1305 мәктәптә татар теле укытыла, аларда 93 меңгә якын татар баласы үз туган телен, әдәбиятын өйрәнә. 50 дән артык якшәмбе мәктәпләрендә укучы балаларны да исәпкә алсак, аларның саны 97 меңгә җитә.  Дөрес, кыенлыклар да юк түгел. Әйтик, корылтайда БДИны фәкать рус телендә генә тапшырылуы  милли мәгарифнең тамырына чаба торган карарларның берсе дип аталды.

Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга туган телләрен саклау исә күпкә кыенрак. Билгеле, алар арасында да үрнәк булырлыклары бар – аларда гореф-гадәтләр саклана, тел, дин кадерле. Милли мәсьәләләргә җитди карап, татарлыкны саклауга зур көч куелган төбәкләр арасында Ульяновски өлкәсен атарга була.

Cамара шәһәрендә эшләп килүче “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов үзләрендәге вәзгыятьне сурәтләп күрсәтте. Укытучылар исәбе ел саен арта барса да, туган телне гаиләдә саклауга игътибар юк икән. Мәктәптә татар радиосы, милли хореографик ансамбль, көрәш түгәрәге эшли. Әмма туган телне гаиләдә саклау – авыр хәлгә әйләнгән.  Балаларның милли үзаңнары тәмам зәгыйфьләнгән,”әни” сүзен дә алар мәктәпкә килгәч кенә өйрәнә, дип борчуын уртаклашты ул. Пенза өлкәсендәге татар авылы шулай ук искитмәле мисал итеп китерелде. Биредә 3 сыйныф укучылары Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең дә кем икәнен белми...

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International