Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Казанда хәйрия концерты
2014 елның 12 августы, сишәмбе
Танылган коллегабыз Рөстәм Исхакый хәйриячелек белән шөгыльләнә башлаган. Бу изге гамәлгә аны ятим балалар язмышы этәргән. Соңгы араларда аңа мохтаҗлар хөрмәтенә оештырган чараларда еш катнашырга туры килгән.
Шул чаралардан соң ул “Бәхетле дөнья” дигән фонд оештырып җибәргән. Инде журналистыбыз зур проектларын республика күләмендә дә таныта башлады. “Туган авыл” комплексында узган журналистлар очрашуында ул 17 августта узачак “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия концерты булачагы турында хәбәр итте.
Хәйрия чарасында 25ләп татар җырчылары катнашырга теләк белдергән. Алар арасында халык артистлары Искәндәр Биктаһиров, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Сәхәбиевлардан башлап яшь талантларыбыз Филүс Каһиров, Айрат Имашев, Эльмира Кәлимуллина һ.б. бар.
– Хәйрия проектларында катнашу – ул үзе бер бәхет. Андый чаралардан җан тынычлыгы аласың. Рөстәм концертта катнашырга тәкъдим ясау белән, бик теләп ризалаштым. Минем уйлавымча, без – татар җырчылары – андый чараларда еш катнашырга тиеш. Ятим-мохтаҗларга ярдәм итү изге гамәлләрдән санала бит, –ди җырчы Илшат Вәлиев.
Исеменнән үк күренгәнчә, хәйрия концертында халкыбызның моңлы һәм озын көйләрен башкаручы җырчылар гына катнаша. Чарага килүчеләрне концерттан тыш музей буйлап бай эчтәлекле экскурсия, хан чишмәләре белән таныштыру көтә. “Иске Казан” музей тыюлыгына килгән һәрбер кунак Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры һәйкәлләрен үз күзләре белән күрә алачак.
Проект авторы Рөстәм Исхакый белдергәнчә,“Милли моңнар” чарасының төп максаты – Татарстандагы тарихи, милләтебезгә кадерле булган урыннар белән якыннан таныштыру һәм шул җирләрне популярлаштыру. “Иске Казан” комплексы нәкъ шундыйлардан санала. Ул республикабызның гаҗәеп гүзәл почмагында урнашкан. Бу тирәдәге гүзәллекне Татарстанда яшәүчеләр үзләре дә белеп бетерми.
– Биредәге корылмалар, чишмәләр – “Милли моңнар” бәйрәмен уздырырга менә дигән урын. Журналист буларак мине һәрвакыт артистлар иҗаты һәм мохтаҗ балалар язмышы кызыксындырып торды. Сөйләнү бер нәрсә, ә инде ниндидер конкрет гамәлләр дә башкарасы килү теләге мине “Бәхетле дөнья” хәйрия фонды оештырырга этәргеч бирде, – ди Исхакый.
“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия акциясе оештыруда шулай ук “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды да булышлык күрсәтә. Концерт чарасыннан кергән акчалар “Ярдәм” мәчетендә күрмәүче һәм ДЦПлы инвалидларны тернәкләндерүгә тотылачак.
Биектау районы Камай авылында 17 август көнне 17.00 сәгатьтә узачак бәйрәмгә билет алып Сез дә бу изге гамәлгә үз өлешегезне кертә аласыз.
Билет бәяләре 300-400 сум тора. Казаннан бару өчен автобуслар да каралган, ди чараны оештыручылар. Тулырак мәгълүматны 89172220565 телефоны аша алырга мөмкин.
Мөршидә КЫЯМОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз