Пенсия фонды клиентларын күчмә пунктларда кабул итә.

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобиль  шушы көннәрдә Чүпрәле районы авылларына килеп  пенсия фондына кагылышлы сораулары булган гражданнарны кабул итәчәк.    Кабул итүләр 13 август көнне Шланга авылында иртәнге 10 сәгаттә, Матак авылы жирлеге бинасы янында 11 сәгать 30 минутта, Каракитә авылы җирлегендә  13 сәгаттә булачак.  18 август көнне 10 сәгаттә Түбән Чәке җирлегендә, 11 сәгать 30 минутта Зур Аксу авылларында үтәчәк. Әлеге кабул итү пунктына  шушы авыл җирлекләрендә яшәгән барлык гражданнар да үзләрен кызыксындырган сораулар белән  мөрәҗәгать  итә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International