10 август - Төзүчеләр көне

2014 елның 10 августы, якшәмбе
Хөрмәтле төзүчеләребез! Кайсы чорда, кайсы гасырда яшәсәк тә, сезнең хезмәтегездән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Төзелеш элек тә булган, хәзер дә яңадан-яңа корылмалар сафка бастырыла, киләчәктә дә сезнең хезмәткә ихтыяҗ кимер, дип уйлый алмыйбыз. Яңа биналарны төзү белән генә чикләнмисез, искеләрен торгызу, яңарту буенча да күләмле эшләр башкарасыз. Капиталь төзекләндерү буенча федераль законны гамәлгә ашыруда аеруча сизгерлек, тырышлык күрсәттегез. Моның белән күпләр сезгә рәхмәтле булдылар. Быел ветераннарыбызның торакка булган ихтыяҗларын бетерүгә дәүләт бары тик сезнең тырышлыгыгыз белән генә ирешә бара.

Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәк эшләрегездә дә зурдан-зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телим.
 
 
Алксандр Шадриков, муниципаль район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International