Физик культураны һәм спортны яратучы, үз итүче барлык райондашларыбызны Физкультурачылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да актив тормыш алып баручылар, алга максат куеп, шуңа ирешү юлында тәвәккәллек күрсәтүчеләр күп. Район күләмендә уздырыла торган спорт чараларында катнашучы һәркем башкаларга үрнәк күрсәтә. Ул үзеңнең сәламәтлегеңне, холкыңны ныгыту чарасы да булып тора. Шуңа күрә физкультура, спорт белән шөгыльләнү өчен районда уңайлыкларны арттыру өстендә даими эш алып барыла. Республика, Россия, хәтта дөньякүләм ярышларда катнашып, уңышка ирешкән райондашларыбыз булу - бердәм тырышлык нәтиҗәсе ул.