Чүпрәле пенсионерлары җыр һәм спорт фестиваленә җыелды
2014 елның 9 августы, шимбә
Үткән атнада Сабантуй мәйданында җыр һәм спорт фестивале гөрләде. Аны оештыручылар һәм анда катнашучылар кем дисезме? Алар районыбызда хөрмәткә лаек булган, бар гомерләрен хезмәткә багышлаган, тормышының төрле авырлыкларын күргән өлкәннәребез, ветеран-пенсионерларыбыз.
Хәер, район тормышында һәрвакытта алдынгы сафларда булган, барлык чараларда да актив катнашкан әлеге буын вәкилләренең менә шулай, яңа идеяләр белән бәйрәм итүләре бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Бу көнне дә мәйдан уртасында алар рәхәтләеп күңел ачты, җырлады, биеде, спорт уеннарында катнашты.
-Әлеге фестивальне оештыру тәкъдиме белән чыккач, без бик куандык кына. Яшь буынга бар яктан да үрнәк булып торган, авыр сугыш, илне торгызу елларында үзләреннән өлеш керткән өлкәннәребезнең актив яшәеш рәвеше алып баруы тагын да хөрмәткә лаек. Бу районда мәдәни һәм спорт традицияләрен саклау юнәлешендә дә зур роль уйный,-диде район башлыгы Алесандр Шадриков һәм иң актив өлкәннәргә Мактау грамоталары тапшырды.
Фестиваль кунагы-Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ринат Гайзатуллин, биредә бернинди өлкән яшьтәге кешеләр күренмәвен, киресенчә, район халкының күңелләре белән яшь һәм иң шаян кешеләре җыелуын ассызыклап үтте.