Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачыла

2014 елның 8 августы, җомга
9 августта–Физкультурачылар көнендә район үзәгендә төрле  чаралар узачак.

 Шуларның берсе– күпфатирлы йортлар һәм “Акчарлак” йөзү бассейны территориясендә спорт мәйданчыкларын тантаналы рәвештә ачу булачак.  Шулай ук, бу көнне  төрле спорт ярышлары уздырыла.  Тамашачылар игътибарына  стритбол (урам баскетболы), волейбол, мини-футбол ярышлары тәкъдим ителәчәк. Теләгән һәр кеше өстәл теннисы, дартс уеннарында көч сынаша алачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International