Инвалид-спортчыларның ат-автомобиль узышында катнашучылар Чүпрәле районы башлыгы белән очрашты
2014 елның 8 августы, җомга
Бүген инвалид-спортчылар ат-автомобиль узышында катнашучылар Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриков белән очраштылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге узышта катнашучылар кичә-7 августта Чүпрәле җиренә аяк баскан иделәр. Бүген алар Буа районы аша өйләренә юл тотачак.
-Чүпрәле һавасы ничек соң?,-дип иртәнге якта кунакларны каршы алды Александр Шадриков. Аңа каршы "Идел-Урал" хәйрия фондын оештыручы Ракит Габдельманов:
-Дөресен генә әйткәндә, “Яр Чаллы-Буа” маршруты белән тоткан сәфәребез шактый ялыктырган иде, хәтта башлар авыртырга тотынды. Ни хикмәт, Чүпрәлегә килгәч, барысы да юкка чыкты, арыганлык та бетте,-диде. Безнең шундый җылы мөгамәлә белән каршы алып, озатып йөрүегезгә олы рәхмәтләр әйтәсе килә.
Инвалид-спортчылар ат-автомобиль узышында катнашучыларның төп максаты булып тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызуга финанс ярдәме күрсәтү тора, шуңа да район башлыгы белән әңгәмә күбрәк Чүпрәледәге әлеге юнәлеш хакында барды.
Александр Шадриков бу уңайдан районда күпсанлы эшләр башкарылуын, шул исәптән, ачык һава астындагы хәрби техника музее, район крайны өйрәнү каршындагы “Тату өйалды” ишегалды халыкчан проектының тормышка ашырылулары, чыгарылышлылар паркы төзелү һәм башкалар хакында сөйләде.