Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле тармак технологияләре техникумы зур үзгәрешләр кичерә
2014 елның 8 августы, җомга
Соңгы елларда Чүпрәле тармак технологияләре техникумы зур үзгәрешләр кичерә, яңа бүлекләр ачыла, белем бирү-алу офыклары киңәя, дип газетаның алдагы саннарында язып чыккан идек. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга техникум директоры Рамиль Әхмәтов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
–Рамиль Рафикович, агымдагы уку елында студентларга нинди һөнәрләр буенча белем биреләчәк?
–Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре заманча итеп компьютерлаштырылган комбайн-тракторлар белән тулылана. Ә мондый техника белән идарә итү һәм эшләү өчен белемле яшьләр кирәк. Безнең техникумда тракторчылар, пешекчеләр, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, умартачылар, сатучылар, санлы мәгълүматны эшкәртү мастеры һөнәрләренә әзерләү төркемнәре бар. Әлеге төркемдә укучылар бюджет хисабына 10 ай дәвамында белем алачаклар. Аннан соң бездә шоферларны “С” категориясеннән “В”, “Д” һәм “Е” категорияләренә әзерләү төркемнәре дә бар. Алары исә түләүле нигездә башкарыла. 1 сентябрьдән М категориясенә (скутерлар һәм мопедларда йөрү өчен) әзерләү буенча укулар башланачак. Әлеге төркемдә уку да түләүле нигездә булачак. Гаризалар инде бүгеннән кабул ителә башлады.
Агымдагы уку елында безнең техникумда ике яңа - транспортны ремонтлау һәм эксплуатацияләү буенча техник-механик (программа нигезендә түләмичә бер үк вакытта шофер белгечлеге дә үзләштерелә, шулай ук, түләүле нигездә өстәмә итеп тракторчы белгечлеген дә үзләштерергә мөмкин булачак) һәм туклану продукциясе производствосы технологиясе юнәлеше буенча җәмәгать туклануы технологы белгечлеге буенча төркем оешачак. Әлеге ике белгечлек буенча оешачак төркемнәргә бюджет урыннары санаулы. Һәр ике төркемгә дә 20шәр укучы кабул итәбез. Беренче төркемгә укучылардан 21 гариза керде дә инде, технологлар төркеменә дә бюджет урыннары тулып килә. Әйтергә кирәк, технолог, пешекче һөнәрләренә бүгенге көндә ихтыяҗ зур. Моңа үткән елда техникум базасында белем алган 17 пешекче укучыбызның диплом алды практикасы вакытында ук төрле оешмалар белән килешүләр төзеп, эшкә урнашуларын мисал итеп китерәсем килә.
–Яшьләрчә итеп әйтсәк, студентларның “досугы“ оештырыламы?
–Укучылар өчен тулай торагыбыз бар. Студентларыбызны ашханәдә өч тапкыр түләүсез ашату оештырылган. Уку елы дәвамында алар стипендия белән тәэмин ителә. Гомумән, укучылар өчен бар шартларны да тудырырга тырышабыз. Үзебезнең КВН командабыз, иҗади коллективыбыз, төрле спорт секцияләре эшли. Яңа спорт мәйданчыгы төзеп киләбез. Баггида ярышу буенча автоспорт түгәрәге эшләп тора. Үзебезнең мастерскойда укытучылар һәм укучылар багги ясау белән шөгыльләнергә планлаштыралар. Укучылар төрле конкурсларда, ярышларда бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Гомумән, техникумда һәръяклап ныклы белем алу, укучыларның ялларын файдалы итү өчен бар шартлар да тудырылган.
–Газетабызның үткән санында Чүпрәле техникумны тәмамлаган укучыларның белемнәрен кайбер башка уку йортларында дәвам иттерү мөмкинлеге турында сүз барган иде. Әлеге уңайдан редакциягә шалтыратулар булды. Моны тулырак ачыклыйк әле.
–Чыннан да, безнең техникумны тәмамлаган студентларның үзләре үзләштергән белгечлекләре буенча белемнәрен күтәрүне институтларда дәвам иттерү мөмкинлеге бар. Техникумны тәмамлаганнан соң безнең техникум белән килешү төзелгән институтларда алар индивидуаль, кыскартылган программа буенча укый алачаклар.
Бүгенге көндә Казан аграр университеты, “П.А.Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе” ФГБОУ ВПО филиалы булган Димитровград технология институты һәм Казан шәһәрендәге идарә һәм хокук икътисады институтының (ИУП) баш вузы белән безнең техникум арасында килешү төзелгән. Әлеге килешүләр нигезендә безнең техникумны тәмамлаган студентлар бер проблемасыз, БДИ нәтиҗәләреннән башка гына алда саналган югары уку йортларына кереп, укуларын дәвам иттерә алачаклар (кыскартылган программа буенча).
Безнең техникум кабул итү индустриасы, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, сервис өлкәсендә фәнни-белем кластеры составына керде. Фәнни-белем кластеры кысаларында безнең ике хезмәткәребез анда икенче югары белем алалар.
Бер сүз белән әйткәндә, безнең техникумда белем алган укучы югалмаячак, киләчәктә укуларын тагын да дәвам итәргә теләгәннәр өчен мөмкинлекләр дә зур диясем килә.
Римма МӘҮЛЕТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз