Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Кайтыйк әле, кайтыйк өйгә, туган авылыбыз- Мунчәлигә
2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Инде традициягә кереп барган Мучнәли авылы бәйрәме быел да 1-нче августа үзенә 7-нче тапкыр барлык якташларын җыйды. Мунчәли авылы кешеләре, шушы авылдан чыккан якташлар бу бәйрәмне көтеп ала, шуңа да әлеге чараның масштабы елдан ел зурая, киңәя бара. Әнә күр әле һәрбер капка алдында ничә машина тора, һәрбер йортка күпме кунаклар кайткан.
Бәйрәмгә махсус кайткан мөхтәрәм кунаклар да күп алар арасында Татарстан Республикасынын баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Җөмһурияте Мөселманнарыны Диния Нәзарәте Мөфтий урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан республикасы президентының эчке эшләр идарәсеннән Айнур Абдулла улы Султанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрид Фәиз улы Мифтахов, Ислам дине кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Зиганша, Чувашия Республикасы Мөселманнарыны Диния Нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Улян өлкәсе мөфтие урынбасары Рафаэл хәзрәт Нәҗметдинов, Филология фәннәре докторы, галим Наил ага Таиров, Флера Тарханова, тарих фәннәре кандидаты Рафик хәзрәт Насыйров, Б. Глебский исемендәге мәчетнең имам хатыбы Рөстәм Ясафиев, Тирә күрше районнарның мөхтәсибләре - Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Республикабызның Тәтеш районы, Илмир хәзрәт Хәсәнов - Буа районы, Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов - Чүпрәле районы мөхтәсибләре, һәм шулай ук республикабыз районнарыннан курше Улян һәм Чувашия республикасыннан күренекле дин әһелләре, Чүпрәле районы авыллары имама хатыплары катнашты. Әлеге мөхтәрәм кунаклар арасында бәйрәм шатлыкларын уртаклашырга Мунчәли авылының мактаулы граңданины Дания Асхат кызы Тулова да кайткан иде.
Бәйрәмнең беренче өлеше дини чаралар белән башланып китте. Авыл мәчетендә җомга намазы укылды. Намазга җыелган дин кардәшләребезгә Җәлил хәзрәт вәгазләр сөйләде.
Аннан соң чаралар мәчет каршындагы мәйданда дәвам итте.
Соңгы елларда тарихыбызга, дин өлкәсендәге куренекле галимнәребезнең тормышын өйрәнүгә, төбәктән чыккан шәхесләребезне, алар яшәгән урыннарны барлауга зур игътибар бирелә. Истәлекле кичәләр, фәнни гамәли конференцияләр, искә алулар, укулар оештырыла. Мунчәли авылында да шушындый чара быел өченче тапкыр “Мунчәли укулары “ – дигән фәнни –гамәли- дини конференция узды. Аның беренчесе моннан ие ел элек Бөек татар драмматургы Туфан ага Миңнуллиның вафатыннан соң, аның туган көнендә мемориаль такта ачканда үткәрелгән иде. Анда катнашкан галимнәр, дин әһелләре бу чараны югары бәяләде, һәм һәр елны үткәрергә кирәк дигән карарга киленгән иде. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятны үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак быел ул “Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф гадәтләрен куллану”.- дигән тема астында үтте. Әлеге чараның максаты итеп оештыручыларның ният- максакты иманлы, эшчән, аек, акыллы, халкыбызның үткән тарихын белүче, аның асыл сыйфатларын, гореф гадәтләрен дәвам итүче һәм саклаучы, җәмгыятебезгә файдалы, динле, зыялы,мәгрифәтле, югары әхлаклы, халкыбыз варисларын тәрбияләү.
Барлык авылдашларны, бәйрәм кунакларын район башлыгы исеменнән Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары - Айрат Фиркат улы Җәлаловка тәбрикләде. Татарстан Җөмһурияте Мөселманнарыны Диния Нәзарәте рәисе Мөфтий Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауын мөфтий урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан Айнур Султанов, Дәүләт Советы исеменнән Фәрит Мифтахов, Бөтендөнья татар конгресы исеменнән Гельназ Шәйхи тәбрикләүләрен җиткерделәр.
Бүгенге көндә җәмгыятебездә тәрбия ысуллары буларак халкыбызның әхлагын тәрбияләүдә Дини кыйммәтләргә зур игтибар белән карала. Мәчетләребездә динне өйрәнү дәресләре алып барыла. Дини кыйммәтләрне өйрәнү, аны анлату юлы белән киләчәк буын яшләребезне тәрбияләү җәмгыятебездә зур әһәмияткә ия. Шуның өчен дә яшләребезнең әхлагын дөньяга карашын тәрбияләүдә динебезне, аның нигезләрен, милләтебезнең гореф гадәтләрен, тарихи истәлекләрне өйрәнү, бүгенге көндә дә мөһим мәсәлә булып кала бирә. Конференцияне ачып бу турыда тулырак сөйләр өчен сәхнәгә – Ислам дине кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Зиганшан менде. Әлеге теманы тулыландырып язучылар, галимнәр дин әһелләре чыгыш ясадылар. Дини чара Фәсәхат апа Хөсәенова башкаруында мөнәҗәтләр, ИЛСАФ, Нияз Җәләлов, Руслан Дәминов башкаруындагы җырлар Флера Тарханова башкаруынданы шигырләр белән үреп ТНВ телерадиокомпаниясеннән Илдар Киямов алып барды.
Мунчәли укулары тәмамланганнан соң барлык җыелган халык мәктәпкә үтте. Анда корбан ашлары әзерләнгән иде.
Кичен авыл бәйрәме мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчте. Анда танылган татар эстрадасы артистлары ИЛСАФ, Нияз Җәләлов, Фирдүс Тямаев үзенең группасы белән, Чувашия Республикасыннан танылган “Мишәр” фолклор ансамбле зур бәйрәм концерты күрсәттеләр.Бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итеп , бәйрәм салюты белән тәмамланды. Тагын шунысын әйтергә кирәк әлеге чаралар тулысынча дини форматта үтте. Оештыручылар тарафыннан хәмер эчемлекләр, харәм ризыклар сату рәсми рәвештә чикләнгән иде. Икенче көнне барлык авыл халкы, кайткан кунаклар авыл зиратына җыелды. Анда мәрхүм вә мәрхүмә булган якыннарын искә алдылар, каберлекләрен чистарттылар алар рухына дога кылдылар. Бәйрәм тәмам икенче елга да ходай язган булса җыелырга дип сүз куешып таралыштылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз