Чүпрәледә яшь механизаторлар имтихан тапшырды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Чүпрәледә яшь механизаторлар имтихан тапшырды
Җәй басу-кырларда гына түгел, уку йортларында да кызу “урак өсте” чоры. Кемдер ашыга-ашыга документларын югары уку йортларына яисә техникум-училищеларга тапшырса, кемдер сынау бирә.

Күптән түгел  шундый сынауларның берсе Чүпрәле тармаклар технологиясе техникумында да үтте. Биредә авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә тракторчы-машинист белгечлеген үзләштергән 456нчы төркем укучылары таныклык алуга сынау тапшырды. Әлеге төркемдә 22 укучы белем алган. Ун ай уку дәвамында укучылар 1764 күләм-сәгать укып, практика үткәннәр.

-Биредә укучыларның В категориясендәге куәте 40 ат көчендәге тәгәрмәчле, С категориясендәге 150 ат көчендәге тәгәрмәчле, Е категориясендәге чылбырлы тракторлар, F категориясендәге үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналарын (комбайннар) йөртү  буенча үз белемнәрен күрсәтәләр,-дип ачыклык кертте укучылардан имтиханны кабул итүче ТР “Гостехнадзор” идарәсенең  Чүпрәле муниципаль  районы буенча бүлек начальнигы , өлкән инспектор Илдар Шәйхаттаров.

Имтихан тапшыру дүрт өлештән торды: беренче өлештә машиналарны эксплуатацияләү, икенчесендә куркынычсыз эксплуатацияләү буенча теория, юл йөрү кагыйдәләре, дүртенчесе практик-машина-тракторларны йөртү буенча иде. Имтихан техникумның трактодромында үтте һәм укучылар имтиханны техникум базасында булган “МТЗ-82”, “МТЗ-1221”, “ДТ-75”, “Т-25” тракторларында һәм ашлык сугучы “Нива” комбайннары штурвалы артында тапшырдылар. 


Римма МӘҮЛЕТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International