“Цильна” җәмгыятеннән такта урлыйлар

2014 елның 2 августы, шимбә
Рәис белән Илдар Фәхретдиновлар Кече Чынлы авылында туып үсәләр.

 36 яшьлек Рәис туган авылынды төпләнеп кала һәм бүгенге көндә дә шунда гомер кичерә. Ә 32 яшьлек Илдар Казанда яшәүне хуп күрә. Хәзерге вакытта да башкаланың җаваплылыгы чикләнгән “Ледл” җәмгыятендә радиомонтажчы хезмәтен башкара.
Агымдагы елның 10 май кичендә (сәгать кичке тугызлар тирәсендә) болар икәүләшеп, Кече Чынлы белән Иске Шәйморза авыллары арасына урнашкан җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенең 2 нче номерлы товарлыклы- сөтчелек фермасы янындагы мөгезле эре терлекләр асрала торган җәйге лагерьга киләләр һәм җиргә өеп куелган сигез данә нарат тактасын (0,384 куб. метр)урлыйлар. Такталарны авылга кадәр алып кайту да аларга берни тормый. Алдан әзерләп куелган арбалы ат белән урланган йөкне “тиешле” урынга алып китәләр. Суд утырышында такта караклары үзләре кылган җинаятьне яшермәделәр. Такталар, әлбәттә, “Цильна” җәмгыятенә кире кайтарылды, ә Фәхретдиновларның икесе дә бишәр мең сум штрафка тартылды. Мондый хөкем карары алар карамагында яшь балалар булуны исәпкә алып чыгарылды. 


Лилия Мөшәрәпова, район суды пресс секретаре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International