Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар теркәлеп бетәчәк

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
30 июльдә Татарстан Республикасының Дәүләт Советына V чакырылыш депутатлары исемлеген теркәү өчен документларны тапшыру төгәлләнәчәк.

Депутат мандатына дәгъва кылучылар сәгать 18.00га кадәр Үзәк сайлау комиссиясенә һәм республиканың округ сайлау комиссияләренә документларны тапшырырга тиеш. Соңыннан, кандидатларны теркәү яки нигезле рәвештә теркәүдән баш тарту турында карар кабул итү өчен, сайлау комиссияләренә 10 көн вакыт бирелә.
Үзәк сайлау комиссиясе V чакырылыш парламенты депутатларын сайлау буенча кампаниянең рәсми катнашучылары санын 9 нчы августтан да иртәрәк игълан итмәячәк.
Белешмә өчен:
Татарстанда 11 сәяси партиядән кандидатлар исемлеге расланган, 4 республика кандидатлары исемлеге теркәлгән. 29 нчы июльгә тәкъдим ителгән кандидатларның саны 500 кешедән арта, шул исәптән 300дән артыгы – бер мандатлы сайлау округларында, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International