Августта талпаннан саклан!

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Августта талпаннар һөҗүм итү очраклары янә артып китәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Моңа һава шартлары уңайлык тудыра. Татарстанда болай да быел талпаннан зыян күрүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 1,4 тапкырга күбрәк.
 
Республика медицина учреждениеләренә 3 180 кеше ярдәм сорап мөрәжәгать иткән. 2013 елның шушы чорында, мәсәлән, 2 165 очрак теркәлгән булган. Бу юлы аеруча Тукай районында яшәүчеләр талпаннан нык зарлана, биредә инде 288 очрак билгеле. Моннан тыш Әлмәт (200 очрак), Бөгелмә (166 очрак) һәм Зәй (139 очрак) районары да “алдынгылар” рәтендә.

Татарстанда талпан “котыруы” 3-4 ел саен күзәтелә. Соңгы елларны анализлаганда, 2009 һәм 2012 елларда шундый ук хәл булган. Талпаннарның активлыгы җәй дәвамында үзгәреп тора. Май аенда “ач” талпаннар һөҗүм итәргә генә торса, июльдә бераз тынычлана төшә һәм августта янә корбан аулый башлый. Чыннан да, июльнең икенче яртысында, ай башы белән чагыштырганда, талпанның “ачуы” бераз кими төшкән. Гадәттә, талпан кадалу очраклары шәһәрләрдә теркәлә, бу исә халыкның шәһәрдән читтә табигать кочагында ял иткәннән соң тәнендә талпанга юлыгып, өенә кайткач, кала табибларына мөрәҗәгать итүе белән аңлатыла.

Россия кулланучылар хокукын яклау кеше һәм иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, әгәр кешеләр талпан янаган куркынычтан яхшы хәбәрдар булмаса, быел зыян күрүчеләр саны тагын да күбрәк исәпләнер иде. Бәхеткә, республикада энцефалит вирусын йөрткән талпаннар юк. Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясендә безнең җирлектән алып тикшерелгән 206 талпанның берсендә дә энцефалит, Көнбатыш Нил бизгәге яки туляремия кебек яман инфекцияләр табылмаган. Быелгы язгы-җәйге сезонда энцефалитның бер очрагы турында сөйлиләр-сөйләвен, ләкин ул безнең җирлеккә Россиянең башка төбәгендә кунакта булган ханымга ияреп кайткан. Ә менә кешене боррелиоз инфекциясе белән зарарлаган талпанның кадалганы бар.
 
- Гомумән, Татарстан җирлеге талпаннар кеше иминлегенә куркыныч тудырган төбәкләрдән исәпләнә. Торак пунктларга якын урман буйларын сезон без алдыннан талпаннарга каршы чаралар белән эшкәртеп торабыз. Бу мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә, - дип ассызыклый Марина Патяшина.
Августта талпаннарның “яңа сулыш” алуына Татарстанда кыр тычканнарының үрчүе дә этәргеч биргән. Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге яз керүгә үк талпан, черкиләрне генә түгел, ә геморрагик бизгәк авыруын таратырга мөмкин тычканнарны да барлауга керешә. Белгечләр быел тычканнарның узган елга караганда нык үрчүен әйтә. Бигрәк тә - җирән кыр тычканы: кеше сәламәтлегенә дә шул яный. Быелгы җәй тычканнарга тукланырга ризыкны мулдан биргән икән. Белгечләр тычканнарны тикшерүнең 6,3 процент очрагында чыннан да геморрагик бизгәк инфекциясенә тап булган. Әйтик, 2013 елда бу күрсәткеч - 2,1 процентка тиң. Шушы вакыт эчендә инде әлеге инфекцияне 196 кеше йоктырырга өлгергән. Бу да үткән елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 44 процентка күбрәк.
Әгәр августта һәм көз башында һава торышы бүгенгечә сакланса, кыр тычканнары көтүе тагын да ишәячәк. Урманнарның санитар хәле дә роль уйнамый калмаячак: ауган агачлар, аунап яткан коры-сары һәм кешеләр ташлаган, агач эшеннән калган чүп-чар - барысы тычканнарга рәхәт көнкүреш шартлары тудырачак. Ә тычканнарның талпаннарны “ашатып торуы” билгеле. Быел талпан шуңа арткан да инде.
Татарстанның баш санитар табибы табигатькә чыккач игътибарлы булырга, азык-төлекне ябык савытларда сакларга өнди. Шулай ук үз йортлары белән яшәүчеләргә елга ике тапкыр - сезон башында һәм көз көне тычканнарны юк итәргә, ә урманга якын урнашкан хуҗалыкларны кыр тычканнарын ияләштермәс өчен йорт-каралтыны чүп-чардан чиста тотарга, азык-төлек калдыкларын ташламаска киңәш ителә.
 
  
Лилия ГАДЕЛШИНА
 
 
http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International