Чүпрәле ветераннар Советы быел да "Зәвыклы бакча" конкурсы игълан итә

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Моннан берничә ел элек ветераннарның район советы инициативасы белән өлкәннәр арасында “Зәвыклы бакча” конкурсы оештырылган иде. 

Әлеге совет җитәкчесе Фиркать Җәлаловның сүзләренә караганда, конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрдән шактый гына мөрәҗәгатьләр алынган. Алдагы көннәрдә аларга нәтиҗәләр ясау башланачак.

–Конкурсның номинацияләре күп төрле, шулай да аның иң асылы — бакча хуҗасы үз теплицасында яисә түтәлләрендә, куак- агачларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк- җимештән ялгыз картларга, балалар бакчаларына хәйрия ярдәме күрсәтүендә, баллның күп өлеше дә шушы номинациягә туры киләчәк,- ди Фиркать Сабирович

 Рәшит Фатхуллов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International