1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә класстантыш чаралар 25 процентка киметелә

2014 елның 26 июле, шимбә
Татарстанның Мәгариф һәм фән буенча министрлыгы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә 2014-2015 елларга мәктәп укучылары өчен чаралар планын әзерләгән. Аның буенча мәктәпләрдә үткәрелә торган чаралар саны 25 процентка кыскартылган.
  - Миңа төрле бәйрәм һәм спорт чаралары уздырылу сәбәпле мәктәп укучыларының дәресләрне еш калдыруыннан зарланып язылган хатлар еш килә. Шуңа күрә без әлеге төр чаралар санын кыскарту карарын кабул иттек, - дип белдерә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International