Чүпрәледә иминлек каешын кулланмаган өчен - 234 машина хуҗасы җаваплылыкка тартылды

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Балаларның гомере өзелүгә китерә торган сәбәпләрнең иң беренчесе – автомобильләрне махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырмау. 

РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пунктына колак салмаучылар РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе, 3 бүлеге нигезендә өч мең сум штрафка тартылалар. Автомобиль салонына утырган пассажирлар иминлек каешлары куймаган очракта да штраф түләү каралган. Әлеге суммалар аз түгел, монда уйланырга шактый җирлек бар.

-Быелның алты аенда гына да, мәсәлән, иминлек каешын кулланмаган өчен - 234, ә балаларын махсус утыргычсыз йөрткән өчен 25 машина хуҗасы җаваплылыкка тартылды, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Айрат Хуҗиев.


Рәшит Фатхуллов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International