Штраф түләмәсәң- утырталар

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Суд карары буенча 17 кешегә арест салынган, алтысы 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартылган, ә калганнары үз штрафын икегә тапкырлап түләргә мәҗбүр булды. Автоинспекторлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар еш салына. Әмма аны үзвакытында түләүне күпләр һаман сузып килә. Янәсе өлгерермен әле. Законда каралган 70 көн өчендә түләмәсәң, штраф суммасының икеләтә артканы хәзер берәүгә дә яңалык түгел. Суд хөкем карары чыгарса 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга да мөмкиннәр әле. Быел 66 шоферга карата шундый беркетмә төзеп судка җибәрелгән. Суд карары буенча 17 кешегә арест салынган, алтысы 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартылган, ә калганнары үз штрафларын икегә тапкырлап түләргә мәҗбүр булачак,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.


Рәшит Фатхуллов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International